В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел дәресләргә сыйныф белән бергә белем бирү учреждениеләреннән генә түгел, өйдән дә кушылырга мөмкин булачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). Татарстан укучылары финанс грамоталылыгы нигезләрен онлайн-дәресләрдә өйрәнә алачак. Проект мәктәп һәм көллият укучыларына, балалар йортлары һәм мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләргә исәпләнгән. Быел дәресләргә сыйныф белән берлектә белем бирү учреждениеләреннән генә түгел, шулай ук индивидуаль рәвештә өйдән дә кушылырга мөмкин булачак.
«Финанс грамоталылыгының онлайн-дәресләре» проектының язгы сессиясе кысаларында тыңлаучылар саклык, кредит һәм иминиятләштерү, эшмәкәрлек өчен финанс инструментлары, салымнар һәм пенсия тупланмалары, шулай ук банк картасыннан ничек имин файдалану һәм мошенникларга каршы тору турында беләчәкләр. Яңа җәдвәлда биржа экспертлары уздырачак инвестицион грамоталылык нигезләре буенча дәресләр дә бар.
19 тема буенча җиде модуль каралган. Һәр дәрес 45 минут дәвам итәчәк. Уңайлы график онлайн-дәресләрне мәктәп җәдвәле челтәренә дә, өстәмә белем бирү программаларына да кертергә мөмкинлек бирәчәк.
Кызыксындырган онлайн-дәрес темасын сайлау һәм проектта катнашуның барлык детальләре турында сайт аша белергә мөмкин. «Финанс грамоталылыгының онлайн-дәресләре» проектының язгы сессиясе 23-нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
2020 елда финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрдә Татарстанның барлык мәктәпләре – 1,2 меңнән артык уку йорты катнашты. Республика мәктәпләрендә карау саны 222 меңнән артып китте, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе Милли банкы.