В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләячәкләр
Ел саен уза торган «Иң яхшы хат дәресе» почта бәйгесе башланды. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Россиядә Ватанны саклаучылар елына багышланган. Анда мәктәп укучылары, көллият студентлары, кадет корпуслары, суворов училищесы студентлары, Татарстанның сәнгать студияләре һәм вузлары студентлары, шулай ук педагоглар һәм балалар иҗат берләшмәләре җитәкчеләре катнаша ала.
Бәйгедә катнашучыларга, номинацияләрнең берсен сайлап, хат формасында инша язарга туры киләчәк. Алар арасында – «Шундый һөнәр бар – Ватанны якларга», «Минем гаиләмнең тарихы һәм легендалары», «Василий Теркинга хат», «Мин почта хезмәткәрләре династиясеннән», «Бәхетле гаилә рецептлары», «Укытучы! Синең исемең каршында...», «Онытылмый торган хатлар». Шулай ук хатлар дәресе үткәрүнең методик эшләнмәсен тәкъдим итәчәк педагоглардан гаризалар аерым кабул ителәчәк.
Үзеңнең әсәрләреңне 15 августка кадәр җибәрергә мөмкин; нәтиҗәләрне октябрьдә игълан итәчәкләр. Эшләр теманы стандарт булмаган ысул белән хәл итү, хатны төзү логикасы, эмоциональлек һәм язу кагыйдәләрен үтәү критерийлары буенча бәяләнәчәк. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Гаризаны konkurs@russianpost.ru электрон почтасына яки басма рәвештә түбәндәге адрес буенча җибәрергә була: 125252, Мәскәү, 3 нче Песчаная урамы, 2а. Алучының юлында «Иң яхшы хат дәресе» бәйгесенә» күрсәтергә кирәк, дип хәбәр итә «Россия почтасы» АҖ матбугат хезмәте.
Конкурсның төп максаты – балаларда дөрес фикер белдерү күнекмәләрен үстерү һәм эпистоляр жанрны популярлаштыру. Нигезнәмә белән сылтама буенча танышырга мөмкин.