Роликның озынлыгы 2 минуттан артмаска тиеш.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). Татарстан башкаласында «Казанның театраль урамнары» республика видеороликлар конкурсына гаризалар кабул ителә, бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Алар жюри хөкеменә оештыручылар тәкъдим иткән темаларның берсенә төшерелгән видеороликларын тәкъдим итәргә тиеш булачак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм төрле бүләкләр тапшырылачак.
Конкурста җиңүчеләрне ике аерым төркем буенча ачыклаячаклар – коммерция киномәктәпләре һәм муниципаль киноклублар укучылары, шулай ук гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары арасында.
Яшь режиссерларны сайлап алу өчен алты тема билгеләнгән: алар театр сәнгате белән бәйле Казан урамнарының берсенең тарихы, әлеге урамга исем бирелгән театр шәхесе, әлеге урамдагы истәлекле һәм тарихи урыннар, Казан яшь тамашачылар театрына мөнәсәбәте булган урамнар, ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын театр сәнгате призмасы аша бәйрәм итү турында ролик төшерә алалар.
Роликның озынлыгы 2 минуттан артмаска тиеш. Катнашучыларга карата булган башка таләпләр турында конкурс положениесендә укып була.
Эшләр 1-нче мартка кадәр кабул ителәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы апрель аенда булачак, дип хәбәр итә «Казан яшь тамашачылар театры» дәүләт бюджет учреждениесе.