Тиешле боерыкка ТР мәдәният министры Ирада Әюпова кул куйды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь). Татарстанда һәм аның башкаласында барлык мәктәп укучылары республика дәүләт музейларына бушлай йөри ала. Тиешле боерыкка ТР мәдәният министры Ирада Әюпова кул куйды.
1-нче июньнән яшь кунаклар дәүләт музейларына иркен рәвештә үтә алачаклар. Музей хезмәткәрләре балаларга үзләре белән мәктәптән тиешле белешмә алырга кушалар. И.Әюпова билгеләп үткәнчә, белем алуга кызыксыну мәдәни-тарихи кыйммәтләргә җәлеп итү аша тәрбияләнә, шуңа күрә музей уңайлы мәйданчык булырга тиеш. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.