В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәгариф учреждениеләренә килгән һәркем өчен дежур сыйныфлар ачык
Фото: Денис Гордийко
«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарына, мөмкин булса, балаларны балалар бакчаларына китермәскә киңәш ителә. Бу чаралар шәһәр юлларында автотранспорт санын киметергә мөмкинлек бирер дип өметләнәбез», – дип белдерде Гүзәл Сәгыйтова.
Өстәмә белем бирү учреждениеләренә шулай ук бүген дәресләрне дистанцион үткәрү яки программаны берләштерү белән уку процессын оештыру яхшы булачак.
Гүзәл Сәгыйтова шәһәр халкына мәктәп һәм балалар бакчалары территорияләрен җыештыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде, йортларда яшәүчеләр шулай ук ишегалларына кышкы өмәләргә чыктылар.