Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.02.2020, 10:45

Казан укучылары татар халкының тарихы турында сөйләячәк

Конкурска татар тарихы, шәхес, чорны чагылдыра торган пейзажлар, портретлар һәм башка сәнгать композицияләре кабул ителә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль). Казанда «Тарих эзләреннән» дигән рәсем конкурсы башланды. Анда Россиянең барлык төбәкләреннән 7-17 яшьлек балалар катнаша ала.

Конкурска татар тарихы, шәхес, чорны чагылдыра торган пейзажлар, портретлар һәм башка сәнгать композицияләре кабул ителә. Рәсемнәр авторның халык тарихына булган мөнәсәбәтен чагылдырырга тиеш. Катнашу өчен гаризалар 1-нче мартка кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Габдулла Тукай ур., 58, 307 офис, дип хәбәр итә ТР Балалар һәм яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте. Конкурс турында нигезләмә сайтта урнаштырылган.

«Тарих эзләреннән» - «По следам истории» конкурсы лауреатлары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

2019 елда иң яхшы эшләрдән күргәзмә оештырылды, аның белән Татарстанның күпчелек районнарында яшәүчеләр таныша алды. Моннан тыш, кайбер эшләр Татарстан китап нәшриятында чыгарылган «Тылсымлы шарлавык» әкиятләре китабына иллюстрацияләр буларак тәкъдим ителгән. Шулай ук узган ел төрле елларда җиңүчеләрнең картиналары Россия шәһәрләрендәге (Төмән, Йошкар-Ола һәм Уфа) татар мәдәнияте үзәкләрендә тәкъдим ителгән.

Барлык яңалыклар