Укучыларга рәсем һәм видеороликлар әзерләргә кирәк булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь). Казан укучылары сәламәт туклану бәйгесендә катнашачаклар, ул 25-нче декабрьдә башлана. Укучыларга рәсем һәм видеороликлар әзерләргә кирәк булачак.
Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты «Поваренок ТВ» мультфильмнары сериясен һәм дәртле караоке ясады. Мәктәп укучыларына анимацион геройлар аша сәламәт туклану кыйммәтләре турында мәгълүмат җиткерелә. Быелның декабреннән роликлар Казан мәктәпләрендә сыйныф сәгатьләрендә һәм класстан тыш чараларда трансляцияләнә.
Мәктәп укучылары, мультфильмны карап, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә һәм конкурста катнаша алачак. Моның өчен кече сыйныф укучыларына мультфильм мотивлары буенча рәсемнәр ясарга кирәк. Ә өлкән сыйныф укучыларына мультфильм сериясе сценариен язарга яки караоке мотивлары буенча видео төшерергә тәкъдим ителә.
Эшләрне мультипликация анимациясе һәм рәсем сәнгате өлкәсендә экспертлар, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, КВН академиясе вәкилләре, шулай ук актив әни-блогерлар бәяләячәк, дип хәбәр итә азык-төлек һәм социаль туклану департаменты.
Гаризалар 30-нчы декабрьгә кадәр otzyv@poelidovolen.ru электрон почтасына кабул ителә. Җиңүчеләрне бүләкләү Яңа ел каникулларыннан соң булачак.