Экскурсия "Сәнәгать туризмы" яңа республика проекты кысаларында планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль, Алинә Бережная). Быел Татарстанда мәктәп укучылары өчен "Сәнәгать туризмы" дигән яңа һөнәри юнәлеш бирү проекты гамәлгә ашырылачак – укучылар республиканың эре предприятиеләрендә булачаклар. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Проект республиканың территориясендә яисә алар янында шәһәр яны тимер юл элемтәсе булган шәһәрләре һәм районнарының халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан гамәлгә ашырылачак. Әйтик, электричкаларда укучылар республиканың эре предприятиеләре булган муниципаль районнарга киләчәк. Казан укучыларының Яшел Үзәнгә Горький һәм Серго ис. заводларга экскурсияләре планлаштырылган инде.
Э.Зарипова сүзләренчә, мондый сәфәрләр укучыларга һөнәр белән билгеләнергә генә түгел, ә киләчәккә эш урыны сайларга да ярдәм итәчәк. "Бүген хезмәт миграциясе күзәтелә. Мәктәп укучылары укуны тәмамлаганнан соң, үзләренең муниципаль районда яшәмәскә һәм эшләмәскә мөмкин икәлеген аңларга тиеш, шуңа күрә аларга республиканың мөмкинлекләрен алдан күрсәтү мөһим", - диде ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы.
Проект белән С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводы, Казан компрессорлар төзү заводы, Казан мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе кебек предприятиеләр кызыксындылар инде. Э.Зарипова сүзләренә караганда, әгәр проект үзен танытса, мәктәп укучыларын шәһәр яны транспортында йөртү географиясе киңәячәк.