Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.02.2022, 09:29

Казан укучылары Кытайның Тай тавы буйлап оештырылган виртуаль экскурсиядә катнашты

Бу – быел Пекинда кышкы Олимпиада үткәрүгә багышланган Казан һәм Кытай укучыларының үзара хезмәттәшлек программасының беренче чарасы.

Фото: Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче февраль). Кичә «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы укучылары Кытайга виртуаль сәяхәт кылдылар. Кытайдагы Циндао шәһәренең эксперименталь мәктәбе укытучылары мәктәп укучылары өчен онлайн-экскурсия үткәрде. Бу – Казан һәм Циндао мәктәпләренең үзара хезмәттәшлегенең беренче тәҗрибәсе һәм 2022 елда Пекинда кышкы Олимпия уеннарын үткәрүгә багышланган Казан һәм Кытай укучыларының үзара хезмәттәшлеге программасындагы беренче чара.

Казан укучылары кытай һәм инглиз телләрендә аралаштылар, борынгы архитектура һәм кытайча Яңа елны бәйрәм итүнең гаилә традицияләре белән таныштылар, табигый музей булган Тай тавында булдылар һәм 600 ләп уникаль корылманы үз эченә алган Илаһи Тау Гыйбадәтханәсендә булдылар.

«Адымнар» полилингваль белем бирү комплексының чит телләр буенча директор урынбасары Валентина Эстис Кытайның истәлекле урыннары буенча онлайн-экскурсия форматы укучылар өчен файдалы булды, алар ил мәдәнияте һәм тарихы турында күп яңалыклар белделәр, дип җиткерде. Шулай ук ул Циндао эксперименталь мәктәбе белән алга таба хезмәттәшлек итүгә өмет белдерде.

Үз чиратында Циндао эксперименталь мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ни Цзыюнь үз ватаны һәм Кытайның иң танылган тауларының берсе турында төрле телләрдә сөйләвенә шат булуын белдерде.

Очрашуны оештыручылар арасында Казан шәһәр Думасы Аппаратының Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе һәм Циндаоның чит ил эшләре канцеляриясе да бар.

Барлык яңалыклар