В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тугыз илдән барлыгы 400-гә якын эш тапшырылган.
Фото: sdod.banskastiavnica.sk
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). Казан укучылары «Всемирное наследие – глазами молодежи» халыкара рәсем конкурсында билгеләп үтелде. Конкурс Банск-Штьявниц шәһәре (Словения) муниципалитеты тарафыннан оештырылды. Чара 1995 елдан бирле үткәрелә, анда катнашу өчен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керә торган объектлар булган шәһәр балалары чакырыла.
Быел оештыручылар Бөтендөнья мирасының 13 шәһәреннән 397 эш алды. Конкурста тугыз илдән катнашучылар тәкъдим ителде, алар арасында Чехия, Бразилия, Әзәрбәйҗан, Латвия, Марокко, Россия Федерациясе, Кытай, Франция һәм Словакия бар иде.
Жюри берничә Казан укучысының эшләрен билгеләде. 10-12 яшьлекләр категориясендә 3-нче балалар сәнгать мәктәбеннән Айгөл Әхмәтҗанова икенче урынны алды, өченче урында - 10-нчы балалар сәнгать мәктәбе укучысы Аделина Балашова һәм Алия Мурзаханова.
13-15 яшьлекләр категориясендә 1-нче балалар сәнгать мәктәбеннән Сәлимә Әскәрова икенче урынны алды.
Жюриның махсус бүләгенә 1-нче балалар сәнгать мәктәбеннән Әминә Сабитовская һәм Мәликә Габдулина лаек булдылар.
Исегезгә төшерәбез, узган ел күп санлы рәсемнәр арасында кечкенә яшьтәгеләр категориясендә иң яхшысы дип Казанның Совет районы 110-нче лицее укучысы Ярослав Давыдовның эше танылды.