Балалар иҗади эшләрендә үз йортларында, мәктәптә, ишегалдында калдыкларны ничек аралауларын сөйләргә тиеш.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Конкурста Казанда, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Спас, Тәтеш, Теләче муниципаль районнарында яшәүче 7 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.⠀
Катнашучыларга теләсә нинди техникада (май, акварель, тушь, акбур, төсле карандашлар һ.б.) А4 форматындагы кәгазьдә рәсем ясарга кирәк. Эштә калдыкларны сортларга аеру, аерым төрләргә бүлеп җыю яки эшкәртү темасын чагылдырырга кирәк. Сканерланган рәсемне 5-нче декабрьгә кадәр habibrahmanov@rtro.ru электрон почтасына «Конкурска» тамгасы белән, яки Россия почтасы аша түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: 420087 г.Казань, Гвардия ур., 54 корпус 1.
Шулай ук конкурста катнашу өчен «ПЖКХ» идарәче компаниясенең социаль челтәрләренә дә язылырга кирәк.
«Бергәләп аерабыз» конкурсына йомгаклар 7-нче декабрьдә ясалачак. Беренче өч урынны алган җиңүчеләр кыйммәтле призлар һәм бүләкләр алачак, дип хәбәр итә оештыручылар.