Казанның «СОлНЦе» олимпиада-фәнни үзәге укучылары акыл уеннары буенча Мәскәү ачык балалар чемпионаты призерлары булдылар. Иң яхшылар исеме өчен Россиянең төрле төбәкләреннән 40 тан артык команда көрәште.
Казанның «СОлНЦе» олимпиада-фәнни үзәге укучылары акыл уеннары буенча Мәскәү ачык балалар чемпионаты призерлары булдылар. Иң яхшылар исеме өчен Россиянең төрле төбәкләреннән 40 тан артык команда көрәште.

Чемпионат дүрт турны үз эченә алды, аларның һәркайсында командаларга 12 сорауга җавап бирергә туры килде. Рейтинг катнашучылар биргән дөрес җаваплар саныннан чыгып формалашты. Нәтиҗәдә Казаннан «Солнечный ветер» коллективы 36 балл җыеп, икенче урынны алды. Команданы Маша Семко, Кирилл Ширшов, Элина Сергеева, Арсен Мурзалиев, Камил Белоусов һәм Тимур Кочетков тәкъдим итте. Аларның тренеры — Илдар Әһлиуллин.

Чемпионатта 40 балл нәтиҗәсе белән Ижау коллективы җиңде. Призерлар арасында шулай ук Мәскәү командасы да бар (31 балл).

Беренче өч урынны алган төркемнәр призлар белән бүләкләнде. Турнир алданрак узды, дип хәбәр итә оештыручылар.

1-7 сыйныф укучылары өчен чемпионат «Летово» мәктәбе тарафыннан укучылар арасында интеллектуаль уеннарны популярлаштыру һәм иң көчле командаларны ачыклау максатында оештырылды.

2024-12-23T15:21:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.