Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.05.2019, 14:26

Казан укучысы информатика буенча халыкара олимпиадада катнашачак Россия җыелма командасы составына керде

Интеллектуаль ярыш август аенда Бакуда узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). Казан укучысы информатика буенча IOI 2019 халыкара олимпиадасында катнашачак Россия җыелма командасы составына керде.

8-19-нчы май көннәрендә Мәскәү физика-техник институты базасында бөтен илдән талантлы укучылар җыеннары узды. Аларның нәтиҗәләре буенча IOI 2019 информатика буенча халыкара олимпиадада катнашачак илкүләм җыелма команда составы билгеле булды. Россияне Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге лицееннан 10-нчы сыйныф укучысы Илдар Гайнуллин, Санкт-Петербургның 239-нчы номерлы Президент физика-математика лицееннан 11-нче сыйныф укучысы Александр Морозов, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының А.Н.Колмогоров исемендәге мәктәп-интернатыннан унберенче сыйныф укучысы Владимир Романов һәм Мәскәүнең «Интеллектуал» мәктәбеннән тугызынчы сыйныф укучысы Егор Лифарь тәкъдим итәчәк.

Әзерлек һәм сайлап алуларны Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан, Казаннан, Чиләбедән, Рыбинсктан, Калининградтан, Всеволожсктан, Липецктан, Сарансктан 9-11-нче сыйныфларда укучы барлыгы 20 бала узды, дип хәбәр итә МФТИ ИТ-мәгариф үсеше үзәге матбугат хезмәте.

Быел информатика буенча 31-нче Халыкара олимпиада 4-11-нче август көннәрендә Бакуда (Әзербайҗан) узачак. Олимпиада 1989 елдан бирле үткәрелә һәм ел саен дөньяның 80-нән артык иленнән мәктәп укучыларын кабул итә. Ярыш ике турда бишәр сәгать уза. Дүрт кешедән торган командага өч алгоритмик бурычны хәл итәргә һәм программалаштырырга кирәк.

Барлык яңалыклар

Казан укучысы информатика буенча халыкара олимпиадада катнашачак Россия җыелма командасы составына керде

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). Казан укучысы информатика буенча IOI 2019 халыкара олимпиадасында катнашачак Россия җыелма командасы составына керде. </p> <p> 8-19-нчы май көннәрендә Мәскәү физика-техник институты базасында бөтен илдән талантлы укучылар җыеннары узды. Аларның нәтиҗәләре буенча IOI 2019 информатика буенча халыкара олимпиадада катнашачак илкүләм җыелма команда составы билгеле булды. Россияне Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге лицееннан 10-нчы сыйныф укучысы Илдар Гайнуллин, Санкт-Петербургның 239-нчы номерлы Президент физика-математика лицееннан 11-нче сыйныф укучысы Александр Морозов, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының А.Н.Колмогоров исемендәге мәктәп-интернатыннан унберенче сыйныф укучысы Владимир Романов һәм Мәскәүнең «Интеллектуал» мәктәбеннән тугызынчы сыйныф укучысы Егор Лифарь тәкъдим итәчәк. </p> <p> Әзерлек һәм сайлап алуларны Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан, Казаннан, Чиләбедән, Рыбинсктан, Калининградтан, Всеволожсктан, Липецктан, Сарансктан 9-11-нче сыйныфларда укучы барлыгы 20 бала узды, дип хәбәр итә МФТИ ИТ-мәгариф үсеше үзәге матбугат хезмәте. </p> <p> Быел информатика буенча 31-нче Халыкара олимпиада 4-11-нче август көннәрендә Бакуда (Әзербайҗан) узачак. Олимпиада 1989 елдан бирле үткәрелә һәм ел саен дөньяның 80-нән артык иленнән мәктәп укучыларын кабул итә. Ярыш ике турда бишәр сәгать уза. Дүрт кешедән торган командага өч алгоритмик бурычны хәл итәргә һәм программалаштырырга кирәк. </p>