В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
6 нчы сыйныф укучысы Малик Ермоленко «Серле ай терминаторы» проектын тәкъдим итте.
Фото: Андрей Мельниченко хәйрия фонды
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче декабрь). Казанның Совет районындагы 171 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы Малик Ермоленко Андрей Мельниченко хәйрия фондының V балалар фәнни конкурсының төбәк этабының «Тикшеренү проектлары» номинациясендә икенче урынны яулады.
Укучы «Серле ай терминаторы» проектын тәкъдим итте. Тикшеренүләрендә ул ай өслегенең объектларын нинди шартта җентекләп өйрәнү мөмкинлеген ачыкларга тырышкан.
М.Ермоленко фикеренчә, тулган ай – күзәтү өчен иң яхшы вакыт түгел. Җирнең иярченен үсә барган һәм кими барган этапларындагы линияләрен өйрәнергә кирәк, ул аны күренеп торган һәм күренми торган өлешләргә бүлеп куя. Ул «Терминатор» дип атала.
«Терминатор районында Айны күзәтеп, мин кояш нурлары белән яктыртылган тау башларын карый алдым, шул ук вакытта аларның түбән өлеше әле күләгәдә иде. Терминатор линиясе буендагы пейзаж реаль вакытта үзгәрде, шуңа күрә телескоп янында сабыр гына утырган берничә сәгатем искиткеч тамаша белән бүләкләнде», – диде М.Ермоленко.
Конкурста катнашу өчен илнең 45 төбәгеннән барлыгы 330 заявка килгән. Тәкъдим ителгән эшләр ике номинациядә бәяләнде: «Тикшеренү проектлары» (физика, химия һәм математика өлкәсендә) һәм «Инженерлык проектлары».
Шулай ук Алтай крае, Әстерхан һәм Кемерово өлкәләре, Якутия һәм башка төбәкләрдән дә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар. Иң яхшы проект авторларын конкурсның февраль аенда Кемеровода узачак бөтенроссия этабында катнашырга тәкъдим итәләр, дип хәбәр итә Андрей Мельниченко хәйрия фондының матбугат хезмәте.