Финал раундында Россия һәм БДБ илләреннән 550-дән артык катнашучы очрашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге лицееның унберенче сыйныф укучысы Илдар Гайнуллин «Технокубок» олимпиадасында җиңде. Финал раундында Россия һәм БДБ илләреннән 550-дән артык катнашучы очрашты.
Олимпиадада катнашучыларга спорт программалаштыруы буенча халыкара студентлар ярышларына якынлашкан форматта программалаштыру буенча бурычларны хәл итәргә кирәк иде.
Беренчелектә 24 укучы җиңүче булды, 120-се призерлар статусына ия булды. Дипломантлар арасындат - биш илдән 39 чит ил укучысы, дип хәбәр итә ТР Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте. Казан лицеисты Илдар Гайнуллин барлык бурычларны хәл итте һәм 13 мең 121 балл җыйды.
«Технокубок» олимпиадасы бишенче ел үткәрелә һәм шул вакыт эчендә анда 25 меңнән артык укучы катнашкан. Катнашучыларга Россиянең күпчелек югары уку йортларына кергәндә ташламалар бирелә. Олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар югары уку йортына имтихансыз керә яки информатика буенча БДИ өчен 100 балл ала алалар.