Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.03.2019, 14:09

Казанда Рауис Гәрәев урамындагы мәктәп 70%ка әзер

Идел буе районындагы яңа объектны уку елы башына тапшыру планлаштырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март, Алинә Бережная).  Казанның Идел буе районында, Рауис Гәрәев урамындагы «Соловьиная роща» торак комплексы янында яңа мәктәп төзелеше югары темплар белән бара - эшләр 70% ка башкарылган. Пресс-тур барышында шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына хәбәр ителгәнчә, төзелеш объектында бинаның тышлануы тәмамланган диярлек, эшчеләр отделка эшләренә һәм инженерлык челтәрләрен уздыруга керештеләр. Яңа объектны уку елы башына тапшыру планлаштырыла.

1224 урынга исәпләнгән мәктәп 2018 ел башында төзелә башлады. Төзелеш мәгарифне үстерү федераль максатчан программасы буенча тормышка ашырыла. Исегезгә төшерәбез, узган елның җәендә төзелеш эшләре барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшергән иде. Ул вакытта төзелеш участогына нигез генә салынган иде.

Объектта эш тукалып тормый. Хәзерге вакытта эшчеләр бинаның тышкы ягындагы эшләрне төгәлләп киләләр, отделка эшләренә һәм инженерлык челтәрләрен үткәрүгә керешәләр.

«Главинвестстрой РТ» ДКУ директоры урынбасары Станислав Шырыбыров сөйләгәнчә, өч катлы мәктәп дүрт тематик блокка бүленәчәк: башлангыч сыйныфлар, спорт, иҗтимагый һәм административ блоклар. Шулай итеп, мәктәпнең беренче катында вестибюль, гардероб, медицина блогы, хезмәт тәрбиясе кабинетлары һәм 456 кеше сыйдырышлы ашханә булачак. Икенче ката - сыйныфлар, 560 урынга исәпләнгән актлар залы, китапханә, хореография залы, директор бүлмәсе һәм укытучылар кабинетлары. Өченче катта уку сыйныфларын, спорт заллары комплексын урнаштыру күздә тотыла. Моннан тыш, мәктәптә ике бассейн булачак. Кече бассейнда йөзү белән 20 укучы шөгыльләнә алачак, зур бассейнда – 24 укучы. Укучыларга саф һавада спорт белән шөгыльләнү өчен футбол кыры төзү, хоккей тартмасы һәм тренажерлар белән спорт мәйданчыгы урнаштыру күздә тотыла.

Булачак мәктәптә сәламәтлекләрендә үзенчәлекләр булган балаларга, шул исәптән, аз хәрәкәтләнүче төркемнәргә караганнарга уку өчен шартлар тудырыла. «Мәктәпне проектлаганда һәм төзегәндә без бөтен нечкәлекләрне исәпкә алдык, ул барлык балаларны кабул итү өчен дә ачык булачак – лифтлар, бәдрәф бүлмәләрендә тоткалар урнаштырылачак, ә бассейнда махсус мобиль күтәргеч пәйда булачак», – дип аңлатты С. Шырыбыров. «Район киңәя, актив рәвештә төзелеп килә, хәзер биредә бер генә мәктәп эшли, әмма бу аз. Күрше участокта шундый ук типтагы мәктәп төзү планнары бар», - дип сөйләде С. Шырыбыров.

Исегезгә төшерәбез, узган елны Казанда 3 мәктәп файдалануга тапшырылган иде: «Салават күпере» торак комплексындагы 182 нче политехник лицей, Минская урамындагы 183 нче гимназия һәм «Светлая долина» торак комплексындагы 184 нче мәктәп.

Быел Казанда федераль һәм республика программалары кысаларында 2849 урынга 3 мәктәп: «Весна» торак комплексында 1501 урынга, Р. Гәрәев урамы буенча 1224 урынга исәпләнгән мәктәп, шулай ук К. Нәҗми урамы буенча 124 урынга «СОлНЦе» мәктәбенә янкорма төзелә. «Салават күпере» торак комплексында 1224 урынга исәпләнгән тагын бер мәктәп төзү өчен җир участогы сайланган инде, Дәүләт Экспертизасыннан проект документларының уңай бәяләмәсе дә бар.

Барлык яңалыклар