В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәгариф учреждениесенә Илья Вольфсон ярдәм күрсәткән
Фото: vk.com/ertatarstan
Лисичанскиның 18 нче мәктәбе яңа җылыту радиаторлары алачак. Мәгариф учреждениесенә Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон ярдәм иткән.
Мәктәп бинасы Украинаның кораллы көчләре ут тотканнан соң торгызыла. Парламентарий катнашында 95 яңа батарея гуманитар ярдәм йөге составына керде, аны «Бердәм Россия» партиясе Казаннан Луганск Халык Республикасына җибәрде.
«Лисичанск җанлануын дәвам итә, шәһәрне гадәти тормышка кайтарыр өчен көн саен күп кеше эшли. Торак, инфраструктура, челтәрләр – барысын да бөртекләп торгызырга туры килә. Моны чын батырлык дип атарга була. Әлбәттә, без шәһәрнең уңышларын һәм ихтыяҗларын игътибар белән күзәтәбез һәм мөмкин булганча ярдәм итәргә тырышабыз», – дип билгеләп үтте Илья Вольфсон.
Лисичанск һәм Рубежноега бүген сигез машина җибәрелде, йөкнең гомуми авырлыгы 110 тоннадан артып китте. Бу инде «Бердәм Россия» эгидасы астында җыелган гуманитар ярдәмнең 20 нчесе.