Татарстанда 20-нче декабрьдән 8-нче гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче гыйнвар, Алинә Бережная). Казанда Яңа ел каникулларында пиротехниканы дөрес кулланмаудан алты кеше зыян күрде. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Гражданлык саклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимерханов хәбәр итте.
Татарстанда 20-нче декабрьдән 8-нче гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә булды. Казанда пиротехниканы эшләтеп җибәрү өчен 4 мәйданчык билгеләнгән иде, дип искәртте Ф.Тимерханов. Биредә коткаручылар, медицина хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр кизү торды. Шул ук вакытта күп кенә казанлылар санкцияләнмәгән урыннарда фейерверклар кулланганнар, дип билгеләп үтте Ф.Тимерханов. Нәтиҗәдә Яңа ел бәйрәмнәре вакытында законсыз пиротехника кулланудан алты кеше зыян күрде, шул исәптән петарда аркасында Адоратский урамындагы бер фатирда янгын чыккан. «Кызганычка каршы, барлык шәһәр халкы да пиротехника куллану өчен махсус оештырылган мәйданчыклардан файдаланмады. Ишегалларында фейерверклардан куллану очракларының шаһите булырга туры килде», - диде Ф.Тимерханов.
Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре 20-нче декабрьдән 8-нче гыйнварга кадәр барлыгы 42 беркетмә төзеде, аларның 35-е – билгеләнгән урыннарда гражданнар тарафыннан пиротехника әйберләрен кулланган өчен һәм 7-се – махсус булмаган кибетләрдә пиротехника саткан өчен.
«Санкцияләнмәгән урыннарда пиротехника куллану проблемасын бер тыю белән генә хәл итеп булмый, шуңа күрә фейерверкларны куллануга махсус оешмалар гына рөхсәт бирсә дөрес булыр иде. Тамаша ясарга телисез икән – махсус хезмәтләргә заказ бирегез, бу зыян күрүчеләрнең санын мөмкин кадәр киметер иде», – дип нәтиҗә ясады Казанның баш коткаручысы.