В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Мех өчен көмеш» экспозициясе 30 нчы декабрьдә ачыла.
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы декабрь). 30 нчы декабрьдә Казан Кремленең Гавами урыннарындагы күргәзмәләр залларында «Мех өчен көмеш» күргәзмәсе ачылачак. Килүчеләргә 142 уникаль әйбер тәкъдим ителәчәк, алар арасында урта гасыр торевтикасы һәм зәркән сәнгате шедеврлары, Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан савытлар һәм Мәрҗани фондыннан урта гасыр сәнгать көмеше бар.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, экспонатларның күбесе беренче тапкыр халыкка тәкъдим ителәчәк. Аларның кайберләре иң югары мәдәни-тарихи кыйммәткә ия һәм урта гасыр Евразия декоратив-гамәли сәнгать һәйкәлләре булып санала.
Күргәзмәгә 2023 елның 2 нче