Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 433 бала тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 433 бала тууы теркәлгән: 227 малай һәм 206 кыз).
Казанның иң яшь анасына 17 яшь булса, иң өлкәненә – 45. Иң яшь әтигә 21 яшь булса, иң өлкәненә – 52. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 1200 һәм 4460 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Риана, Эмиль, Давид, Ранель, София, Мәхмуд, Рамилә, Әминә, Мәликә, Әмир, Даниил. Сирәк кушылган исемнәр: Дилан, Телли, Җафар, Серафима, Теона, Мелисса, Хәят, Шамил, Амилина, Вера, Гомәр, Айзат, Алисә.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 76 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә – 18 һәм 17 яшь булса, иң өлкәннәренә – 71 һәм 67 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.