В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы чаралар үткәрү өчен идеяләр тәкъдим итә ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче март). Шәһәр берләшмәләренең өч проекты Казанның парклар һәм скверлары дирекциясеннән грант ярдәме алды. Алар җәйге программа кысаларында җәмәгать киңлекләрендә тормышка ашырылачак.
Yaratam chees берләшмәсе паркларда шахмат клубы оештырырга тәкъдим итте. Клубның ачык очрашулары, бер үк вакыттагы уен сессияләре һәм һәвәскәрләр турниры планлаштырылган.
Спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен паркларда йөгерү буенча тренировкалар уздырылачак. Дәресләр Timerman җәмгыяте инструкторлары белән узачак. Шулай ук дирекция җәмәгать киңлекләрендә йөгерү өчен маршрутлар буенча гид, ә тренировкалар күңелсез үтмәсен плейлистлар әзерләячәк.
Яшьләр дипломатиясе академиясе паркларда тотрыклы үсеш темасына фикер алышачак пикниклар сериясен оештырырга тәкъдим итте. Очрашулар лекцияләр форматында узачак.
Шулай ук шәһәрлеләр инициативасы буенча социаль биюләр сериясе, этикет һәм сервировка буенча мастер-класслар, «Крылья Советов» паркында «Мотор» йөгерү җәмгыяте белән берлектә балалар узышы планлаштырылган, шулай ук дирекция Урицкий исемендәге паркта яшүсмерләр өчен арт-фестиваль уздыру мөмкинлеген карый.
Казанлыларның җәмәгать киңлекләрендә җәйге чаралар уздыру өчен идеяләр тәкъдим итү мөмкинлеге бар әле. Моның өчен сылтама буенча заявка тутырырга кирәк, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.