Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.06.2019, 10:28

Казан фонтаннары: шахмат такталары, бакалар, аҗдаһалар һәм йолдызлар

Шәһәрдә барлыгы 23 фонтан бар һәм аларның һәркайсы дизайн, күләме, концепциясе һ.б. белән аерылып тора.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь, Алинә Бережная). KZN.RU порталы шәһәр халкы һәм башкала кунаклары вакытны күңелле үткәрә алсын өчен Казан фонтаннарын барлады. Шәһәрдә барлыгы 23 фонтан (Тышкы төзекләндерү комитеты балансында - мөх.иск.) бар һәм аларның һәркайсы дизайн, күләме, концепциясе һәм кулланыла торган материаллары белән аерылып тора. Казандагы борынгы фонтаннарның берсе – Ленин бакчасындагы архитектура корылмасы, ә иң яңасы – Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр» скверындагы фонтан.

Ленин бакчасындагы фонтан

Ленин бакчасы Казанның иң романтик урыннарының берсе булып тора, биредә мәхәббәт фонтаны урнаштырылган. Бакчада еш кына гашыйклар йөри, ә яшь парлар туй фотосессияләре оештыралар.

Классик стильдә рәсмиләштерелгән мәхәббәт фонтаны – Казандагы иң искеләрнең берсе, аны 1894 елда урнаштырганнар. Бассейн үзәгендә алтын йөгертелгән скульптура композициясе урнашкан – ике амур тоткалы чүлмәк белән касәне тота, аннан су ага.

2018 елда архитектура корылмасы төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектларының дәүләт реестрына кертелгән. Фонтан янында капиталь төзелеш, мелиорация, төзелеш, җир эшләре, инженерлык инфраструктурасын җир өсте юлы белән үткәрү, объектка динамик йөкләнеш күрсәтә торган технологияләрне куллану, территорияне чүпләү тыела.

Миславский урамы скверындагы фонтан

Кечкенә Миславский урамы буенча йөргәндә, Кремль урамына алып чыга торган баскычтан үтеп, 2013 елда торгызылган фонтан үзәге булган тыныч урынга килеп чыгарга мөмкин. Өч тимер арыслан авызыннан су ага, тыш өслеге гранит плитәләрдән һәм бут ташыннан коелган.

«Крылья Советов» паркындагы фонтан

Фонтан 2003 елда төзелгән, ул 2015 елда «Парклар һәм скверларны үстерү» республика программасы кысаларында төзекләндерелә. Дөресен генә әйткәндә, өч чыгу юлы реставрацияләнгән «Крылья Советов» паркы кебек үк, төп аллеяда алты кырлы брусчатка пәйда булган, ә Ленин исемендәге мәдәният сарае каршындагы мәйданда бетон плитәдән юл капламы яңартылган. Биредә шулай ук тренажерлар белән спорт мәйданчыгы, велосипедчылар һәм скейтбордистлар өчен юл һәм заманча балалар мәйданчыгы урнаштырылган.

Төп аллеядагы фонтан паркның үзенчәлеге булып тора. Аның касәсе күләме 55 куб метр тәшкил итә, биеклеге – 4 метр. Бигрәк тә тәүлекнең төнге вакытында 217 су агымы биеклекне генә түгел, төсләрен дә алмаштыра, кызыл, сары, яшел, зәңгәр төсләргә кереп алмашынып тора.

«Истанбул» скверындагы фонтан

2013 елда Татарстан һәм Төркия халыклары арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр билгесе итеп Казанның Яңа Савин районында «Истанбул» скверы барлыкка килә, аның үзәгендә фонтан урнаштырыла. Тышлау өслеге гранит плитәләреннән һәм керамограниттан эшләнгән. Фонтан 41 сиптергечтән һәм 20 яктырткычтан тора, алар төнге сәгатьләрдә су агымнарын төрле төсләргә кертәләр.

Фучик урамы буенча урнашкан «Чишмәле» скверындагы шарлавык

«Чишмәле» скверы - Совет районы халкының яраткан ял итү урыны. Яшел зона уртасында ике терраса белән әйләндереп алынган күл бар. Кечкенә генә шарлавык скверның бизәге булып тора, ул нәкъ күл өстенә агып төшә.

Бауман урамындагы фонтаннар

Бауман җәяүлеләр урамын бер үк вакытта берничә фонтан бизи – бакалар, су анасы һәм күгәрченнәр бизи.

Бакалы скульптура композициясе үзәгендә купшы чәчәк бөресе урнашкан. Әлеге архитектура корылмасының авторы - танылган сәнгать кою остасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты Игорь Башмаков. Бронза композиция Казаныбызның меңьеллык юбилеена авторның бәһасез бүләге булды. Скульптураның мәйданы 6,4 кв. м. тәшкил итә. Фонтанның тыш өслеге гранит плитәләреннән эшләнгән.

«Су анасы – Водяная» фонтаны 1998 елда ачыла. Су анасы татар фольклорында гүзәл яшь кыз рәвешендәге русалканы - мифологик җан иясен гәүдәләндерә. Чибәр су кызы турындагы риваятьне татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай үз иҗатында шигъри юллар белән интерпретацияли. Скульптур композиция кызыл граниттан таш өстендә урнашкан, бакырдан чокып ясалган кыз фигурасыннан гыйбарәт. Скульптураның мәйданы 23 кв. м. тәшкил итә.

«Күгәрчен» композициясе скульптор Асия Миңнуллина тарафыннан ясалган. Түгәрәк зур касәдәге 7 бронза күгәрченнең фигурасы чын кошлар кебек күренә.

Горки-Әмәт урманындагы фонтан

Горки-Әмәт урманында гадәти булмаган утлы-музыкаль фонтан 2016 елда «Парклар һәм скверларны үстерү» республика программасы кысаларында төзелгән. Фонтан 110 сиптергечтән тора, ул гранит плиткасы һәм керамогранит белән тышланган.

Фонтанның үзенчәлеге шунда: ул томан имитациясен булдыра, су агымнары төтенгә уралган кебек төшә. Композицияне өстә урнашкан төрле диаметрлы шарлар тулыландыра, алар фонтан белән бергә төсләрен үзгәртә.

Болак ермагындагы фонтаннар

Болак ермагындагы 22 фонтаннан торган каскад 2005 елда Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә ачыла. Болак ермагын кардиналь яңарту һәм үзгәртү 2013 елда Универсиада вакытында башкарыла. Фонтан комплексының озынлыгы 1,4 км тәшкил итә. Су агымнары аз дигәндә 10 метрга кадәр җитәләр. Кичке вакытта фонтаннар чылбыры яктыртыла.

Түбән Кабан күлендәге фонтан

Казанның иң серле урыннарының берсендә – Түбән Кабан күлендә – 2007 елда күлдән күтәрелә торган су баганасы сыман фонтан барлыкка килде. Бүген бу Казанның иң зур фонтаны – су агымнары 50 метр биеклеккә җитә.

2013 елгы реконструкциядән соң фонтан тагын да камилләште. Хәзер төнлә ул салават күперенең барлык төсләре белән яна. Су корылмасының матурлыгын яр буеннан да, судан да, прокатка көймәне яки катамаранны алып йөзгәндә дә тамаша кылырга мөмкин.

Г. Камал театры каршындагы мәйданда су аркасы һәм шарлары хасил итә торган утлы-музыкаль фонтаннар белән бизәлгән.

Столяров скверындагы фонтан

СССР Герое Николай Столяров һәйкәленнән ерак түгел шул ук исемдәге скверда балалар белән хатын-кыз скульптурасы рәвешендә фонтан урнаштырылган. Касәнең ян-яклары буенча су агымнары скульптурага сиптергечләр аша агып төшә.

Лядской бакчасындагы фонтан

Тоткалы чүлмәк белән кыз скульптурасы рәвешендәге фонтан паркның үзәк өлешендә урнашкан. Скульптураның ян-яклары буенча кулларында чәчәк тоткан бакырдан биш кыз сыны бар, алардан су ага. Фонтанның үзенчәлеге шунда: ул XIX-XX гасырлар чигендә булган беренчел габаритларда һәм пропорцияләрдә яңадан торгызылган. Фонтан биеклеге 4,75 метр тәшкил итә.

Тоткалы чүлмәк тоткан кызның сыны шәһәрдә беренче суүткәргеч ачу хөрмәтенә куелган була.

Тинчурин исемендәге парктагы фонтан

Тинчурин исемендәге парктагы йолдыз рәвешендәге фонтан 2015 елның августында реконструкцияләнгән. 190 кв. м мәйданлы фонтан касәсе үзенең формасы белән кызыклы – фонтанның кабарынкы плитәләре зур борт белән туры килеп тора, аның хисабына касә масштаблы булып күренә. Бассейн үзәгендә 3 дәрәҗәдәге «су букеты» урнаштырылган, ул веерлар рәвешендәге су каскадларын тулыландыра. Фонтанны су асты яктырткычлары да бизи, алар вакыт-вакыт төсләрен үзгәртеп торалар.

Якшәмбе көннәрендә биредә үзенчәлекле атмосфера хөкемсөрә: иртән барахолкадагы паркта шәһәр халкы төрле дисклар, китаплар, борынгы тәңкәләр, түштамгалар һәм башка әйберләр сата.

Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты каршындагы фонтан

Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда гадәти булмаган фонтан Дәрвишләр бистәсендә яңартылган паркның чын бизәге булып тора.

Фонтан 300 кв.м мәйданлы касәдән гыйбарәт, анда 30 сиптергеч белән 6 керамогранит плитә урнаштырылган. Фонтанның бассейны чәчәк түтәлләре белән бизәлгән. Фонтан матурлыгына парк периметры буенча урнаштырылган кибетләрдә утырып карарга була.

Киров исемендәге сквердагы фонтан

Киров исемендәге сквердагы фонтан «Хезмәт дөнья хуҗасы булыр» скульптур композициясе белән бизәлгән - өч эшче җир шарын тотып тора. Концепциянең идеясе - хезмәткә дан җырлау.

Фонтанны төзекләндерү 2015 елда Киров исемендәге скверны төзекләндерү кысаларында башкарылган. Бакчада яңа юллар һәм газон җәелгән, эскәмияләр һәм ут баганалары алыштырылган, яңа коймалар куйганнар, чәчәкләр, куаклар һәм агачлар утыртканнар.

Совет мәйданы скверында фонтан

2015 елда Совет мәйданында зур булмаган скверда реконструкция эшләре узды, юл өслекләре, фонарьлар алыштырылды, уңайлы эскәмияләр урнаштырылды. Скверны агачлар һәм чәчәкләр тулыландырды. Скверның ял итү зонасында Казанның Совет районында яшәүчеләрне җәлеп итү урыны булган фонтан урнаштырылды. Фонтанның тышкы өслеге гранит плитәләреннән һәм мозаикадан эшләнгән. Кичке вакытта фонтан яктыртыла, ул скверны тагын да матуррак һәм кызыклырак итә.

«Ак чәчәкләр» бульварындагы фонтан

Казанның иң яшь фонтаны «Ак чәчәкләр» бульварында урнашкан. Ул 2018 елда барлыкка килде. Фонтанның үзенчәлеге шунда: аның чынаягы юк – су җирдән бәреп чыккан төсле. Су объектын беседкада яки зур ак кубларга утырып карарга була, алар кичке вакытта яналар.

Фонтан көндез дә, кичке вакытта да бик матур. Биредә еш кына күрше йортларда яшәүчеләр, коляскалы әниләрне һәм балаларны күрергә мөмкин.

Муса Җәлил исемендәге опера театры янындагы фонтан

М.Җәлил исемендәге опера театры каршындагы кечкенә генә скверда урнашкан фонтан XIX гасырда ук төзелгән һәм Казанның борынгы фонтаннарының берсе булып тора.

Фонтан зур касәдән гыйбарәт, аның суы сирпи һәм бассейнга күчә. Касә маскалар белән бизәлгән, алар сиптергеч ролен башкаралар.

Горький исемендәге парктагы фонтан

Җәяүле интерактив утлы-музыкаль фонтан 2014 елда паркны масштаблы реконструкцияләү вакытында төзелгән. Фонтан шахмат тактасы формасында эшләнгән. Җәй көне биредә балалар уйнарга һәм казанлылар ял итәргә ярата. 105 су сиптергеч төрле төсләргә керә, шуның хисабына су картиналары барлыкка килә.

Фонтан үзенең матурлыгы белән генә түгел, музыка белән дә җәлеп итә. Су агымнары хәзерге заманча эшкәртелештәге классик музыка астында бииләр кебек.

Меңьеллык паркындагы фонтан

Меңьеллык паркындагы фонтан 2005 елда, Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан куела. Ул зур казан булып тора, аҗдаһалар белән бизәлгән, аларның авызларыннан су сирпелә. Казанны сигез кечкенә зилант саклый. Композициянең диаметры 36 метр тәшкил итә. Фонтан концепциясенә шәһәр исеме барлыкка килүгә бәйле кайнап торган казан турындагы риваять салынган. Фонтан янына яшь парлар килә һәм бәхетле булуларын теләп аңа тәңкәләр ташлыйлар.

Петербург урамындагы фонтан

Петербург урамындагы фонтан 2005 елда урнаштырылган. Фонтан касәсе диаметры 8 метр тәшкил итә. Су турыдан-туры җир астыннан ургыла кебек тоела. Су объекты Петербург урамын тулыландыра, ул илнең төньяк башкаласы атмосферасын яңарта. Фонтан янында стилизацияләнгән күперләр, гөмбәз белән беседкалар урнаштырылган.

Барлык яңалыклар