В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин хәрәкәтне традицион графиктан алдарак ачарга кушты.
Фото: Марат Мөгыйнов
Көн саен сезонлы алты маршрутта иң популяр юнәлешләр буенча 13 автобус йөриячәк: Станцион Дәрвишләр, Дальние Сады, Яңа Шигали, Май комбинаты торак массивлары, «Крутушка» һәм «Текстильщик» бакчачылык ширкәтләре.
Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, юл бәясе маршрутка карап билгеләнә, ул күп дигәндә 60 сум тәшкил итәчәк. Шәһәр чикләрендә электрон социаль юл йөрү документлары буенча ташламалы бәя каралган.
Пассажирларны ташучылар коронавирусны профилактикалау буенча чараларны үтәүне дәвам итәчәкләр: салоннар дезинфекцияләнә, җилләтелә, шәхси саклану чаралары кулланыла. Битлек режимын үтәү барлык пассажирлар, шул исәптән сезонлы бакчачылык маршрутлары өчен дә мәҗбүри.
Исегезгә төшерәбез, узган ел алардан 700 меңнән артык пассажир файдаланган.
«39 нчы квартал – «Крутушка» бакчачылык ширкәте» 41с номерлы (хәрәкәт 6:00 сәгатьтә башлана);
«Ленин мәдәният йорты – Дальние сады» 92с номерлы (хәрәкәт 6:00 сәгатьтә башлана);
«Горький шоссесы – «Текстильщик» бакчачылык ширкәте» 101с номерлы (хәрәкәт 6:00 сәгатьтә башлана);
«Полет» кафесы – Яңа Шигали» 109с номерлы (хәрәкәт 7:30 сәгатьтә башлана);
«Җиңү проспекты» метро станциясе – Май комбинаты» 111с номерлы (хәрәкәт 6:10 сәгатьтә башлана).
Маршрутлар җәдвәле белән тулырак kazantransport.ru сайтында яки +7(843) 275-30-50 кайнар линия телефоны буенча танышырга мөмкин булачак.