В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң беренче Болгар рейсы ябылачак – тарихи җирлеккә бу елгы соңгы сәфәр 11 октябрьгә билгеләнгән
Татарстан башкаласында октябрь уртасыннан елга маршрутлары әкренләп ябыла башлый. Бу елда елга транспортында пассажирлар йөртүнең соңгы көне – 16 ноябрь, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.
12 октябрьдә беренчеләрдән булып Болгар рейсы (Казан-Болгар-Тәтеш) ябылачак. Шәһәр халкы елга сәяхәтләренә 15 октябрьгә кадәр чыга ала, Зөягә елга транспортында 19 октябрьгә кадәр барып булачак. Казан-Шеланга һәм Казан-Печище юнәлешләре буенча рейслар сезон тәмамланганчы дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда елга навигациясе 25 апрельдә старт алган иде. Пассажирларга елга транспортында ун социаль әһәмиятле юнәлеш буенча хезмәт күрсәтелгән.