Ролан Быковның драмасын бүген кич Сәид-Галиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта карарга мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы сентябрь). Бүген Дәрвишләр бистәсендә Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сарае янындагы паркта урамда кино күрсәтү серияләре тәмамлана. Шәһәрлеләр быел ачык һавада күрә алачак соңгы фильм «Чучело» кино-картинасы булачак.
Драманы 1983 елда режиссер Ролан Быков төшерә. Картина алтынчы сыйныфта укучы кыз турында, ул сыйныфташын коткарырга тырышып, каныгу корбанына әйләнә.
Киносеанс 19:30 сәгатьтә башлана, керү ирекле, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, бүген «Казан» гаилә үзәге каршындагы автокинотеатрда халыкка «Римские каникулы» романтик комедиясе күрсәтеләчәк. Кино күрсәтү 20:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү кирәк.