В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул тимер юл вокзалыннан елга портына кадәр һәм кире юнәлештә йөриячәк.
Фото: Денис Гордийко
1986 елда чыгарылган раритет трамвайны экскурсияләр өчен махсус реставрацияләгәннәр. Зәңгәр вагон милли колорит белән буялган – алгы өлешендә бабайның йөзе сурәтләнгән, ә түбәсендә түбәтәй урнаштырылган.
Ретротрамвай җәйге сезон дәвамында көн саен 17:00 сәгатьтән йөриячәк. Юлда пассажирларга шәһәрнең төп истәлекле урыннары турында җиде телдә – рус, татар, инглиз, кытай, испан, француз һәм немец телләрендә аудиотарих тәкъдим ителә.
Трамвай 22 пассажирны сыйдыра, бер әйләнешне ул 40 минут эчендә үтә. Гаризалар «Метроэлектротранс» предприятиесенең диспетчерлык телефоны буенча кабул ителә: +7(843)533-70-90.