В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Моның өчен бердәм идентификация һәм аутентификация системасында расланган хисап язмасы булуы һәм вакцинациянең ике этабын үтәргә кирәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март). РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталында COVID-19-дан вакцинация узу турында электрон сертификат алу процессы автоматлаштырылган.
Вакцинациянең икенче этабын узган һәм бердәм идентификация һәм аутентификация системасында расланган хисап язмасы булган барлык вакцинацияләнгән кулланучыларның сертификаты автомат рәвештә портал хәбәрнамәләре лентасында чагылдырылачак һәм шәхси кабинетта сакланачак. Әлеге сертификатны вакцинация узганнан соң үзләренең хисап язмасын раслаган кулланучылар да автомат рәвештә алачаклар.
Якын арада вакцинация турында сертификатларны рус телендә генә түгел, инглиз телендә дә автомат рәвештә алу мөмкин булачак. Кирәк булганда сертификатны «Дәүләт хезмәте» кушымтасы аша турыдан-туры мобиль җайланмадан QR-код ярдәмендә күрсәтергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә Россия цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, икенче прививкадан соң РФ дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта автомат рәвештә электрон сертификат барлыкка килә (вакцинация паспорты дип аталучы). Аны күчереп алырга һәм кирәк булганда кулланырга мөмкин.
Республика халкы вакцинациягә ТР һәм РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук 122 телефон номеры һәм вакцинопрофилактиканы гамәлгә ашыручы медицина оешмаларының колл-үзәкләре аша язылып була.