Якындагы чара киләсе атнага планлаштырылган
Фото: Денис Гордийко
7 нче майда эш белән тәэмин итүче көне Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары халкы өчен оештырыла. Казанлыларны Ибраһимов проспекты, 41 адресы буенча көтәчәкләр. Әлеге филиалда 22 нче майда вакансияләр мини-ярминкәсе үткәреләчәк. Кызыксындырган сорауларны cznkazan.aviansav@tatar.ru электрон почтасы аша һәм +7 (843)560-88-98 телефоны буенча бирергә мөмкин.
21 нче майда вакансияләр ярминкәсе Вахитов һәм Идел буе районнары халкы өчен уздырыла. Вакантлы вазифалар турында мәгълүматны Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 адресы буенча урнашкан филиалда белергә мөмкин булачак. Сорауларга шулай ук cznkazan.vahpriv@tatar.ru электрон почтасы аша һәм 7(843)224-86-83 телефоны буенча җавап бирәләр.
22 нче майда эш урыннары Мәскәү һәм Киров районнарында яшәүчеләргә тәкъдим ителәчәк. Консультацияләр Гагарин урамы, 46 адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 564-30-67. Шулай ук cznkazan.moskir@tatar.ru электрон почтасы аша да мөрәҗәгатьләр кабул ителә.
28 нче майда вакансияләр мини-ярминкәсен Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча идарәсе үткәрә. Шәһәрлеләрне Р.Зорге урамы, 102 адресы буенча көтәләр. Тулырак мәгълүматны cznkazan.sovet@tatar.ru электрон почтасы аша һәм +7(843)205-54-53 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.
Барлык чаралар да 10:00 дән 12:00 гә кадәр планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр оешманың матбугат хезмәтендә.