В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Киләсе чарада шәһәр халкы «Тобол» фильмын караячак һәм фикер алышачак
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы октябрь). Казан Кремленең Гавами урыннарында кино очрашулары сезоны ачыла. Катнашучылар фильмнар караячак һәм алар буенча ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, тәнкыйтьче Әдилә Хәйбуллина белән фикер алышачаклар.
Киләсе чара 24 нче октябрьдә 18:00 сәгатьтә була. Бу көнне шәһәр халкы «Тобол» фильмы белән танышачак, аның сюжетын һәм режиссер Игорь Зайцевның авторлык алымнарын тикшерәчәк. Шулай ук кунаклар «Закройщики иллюзий» күргәзмәсендә була алачак, анда кинокартинаның төп геройларының берсе – Петр I костюмына аерым игътибар биреләчәк.
Циклның башка очрашуларында «Русская игра» (17 нче ноябрь) һәм «Русский бунт» (8 нче декабрь) фильмнары күрсәтеләчәк.
Чаралар Гавами урыннарның беренче подъездының икенче катында узачак. Чарага билетлар буенча кереп була, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.