В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тыңлаучылар гаилә кризисларын ничек җиңәргә һәм бала тууга әзерләнергә икәнен беләчәкләр
Сентябрьдә «Казан» гаилә үзәгендә мөнәсәбәтләр турында ачык лекцияләр сериясе узачак. Тыңлаучыларга гаилә кризисларын ничек җиңәргә, якынлыкны сакларга һәм бала барлыкка килү белән парда нинди үзгәрешләр булуы турында сөйләячәкләр.
Очрашулар гаиләләр, яшь гаиләләр һәм тулыландыруны көтүче яисә планлаштыручылар өчен файдалы булачак.
12 сентябрьдә гаилә психолог-консультанты һәм арт-терапевт Диана Колесникова гаилә кризисын мөнәсәбәтләр өчен трамплинга ничек әверелдерү турында сөйләячәк.
Гаиләдә бала тууга ничек әзерләнергә икәнлеге турында 17 сентябрьдә перинаталь психолог һәм бала табуга әзерлек тренеры Дарья Морозова сөйләячәк.
19 сентябрьдә тыңлаучылар конфет-букет чорыннан соң якын мөнәсәбәтләрне ничек саклап калырга икәнен белерләр. Лектор булып психодинамик төркемнәр алып баручы интегратив психолог, тән терапевты Станислав Никуличев булачак.
Барлык очрашулар 18:30 да бинаның өченче катындагы холлда старт ала. Катнашу өчен сылтама буенча алдан теркәлү кирәк, дип хәбәр итә парклар һәм шәһәр скверлары дирекциясе.