Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.03.2018, 17:40

Сергей Шаргунов Казанда “Свои” җыентыгын тәкъдим итте

Очрашуда язучы тормышындагы төп шөгыле, “сәясәтче” тиргәү сүзе һәм совет балаларына көнчелек турында сөйләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче март, Алсу Сафина). Бүген Казанда Аксенов музей-йортында Россия язучысы Сергей Шаргунов белән очрашу узды. Бер сәгатьтән артык вакыт эчендә очрашуга килүчеләр кунакка иҗаты, журналистик һәм сәяси эшчәнлеге турында сораулар бирделәр. Сергей Шаргунов “Свои” прозаик җыентыгын һәм “Искиткеч кешеләр тормышы” сериясеннән “Катаев. Погоня за вечной весной” китапларын тәкъдим итте.

Искәртеп үтәбез, Сергей Шаргунов “Иске Татар бистәсе” арт-резиденциясенең кунакларының берсе булды. Очрашуны ачып, аның модераторы һәм проект кураторы, язучы Илдар Әбүзәров билгеләп үткәнчә, арт-резиденция алдында куелган бурычларның берсе – Казанның мәдәни тормышын баету. Глобаль максаты – “Казан тексты” кебек әдәби төшенчә булдыру.

Чара башланыр алдыннан С.Шаргунов Казан Мэры Илсур Метшин белән очрашты. Иртәгә язучы Казан университетында әдәбияттан Бөтенроссия олимпиадасының финалында катнашучылар белән очраша.

Билгеләп үтик, язучы әдәби иҗаттан тыш журналистика белән дә шөгыльләнә, радио- һәм телетапшырулар алып бара, РФ Дәүләт Думасы депутаты булып тора. “Журналистика осталыгы кешенә сөйләштерергә мөмкинлек бирә, аны, социаль контекстны аңларга ярдәм итә”, - дип билгеләп үтте язучы.

Сергей Шаргунов үзен, аның сүзләре буенча, беренче чиратта язучы кеше буларак кабул итә һәм китаплар язу – тормышындагы иң төп шөгыль. Ләкин үзен ул язучы дип түгел, ә әдип дип атый.

“Кайвакыт “сәясәтче” сүзен дә тиргәү сүзе буларак кабул итәм. Чөнки хәзерге вакытта сәясәтче турында күзаллаулар дискредитацияләнгән, - дип билгеләп үтте кунак. – Дәүләт Думасына килгәндә, биредә мин үземә һәм башкаларга депутат булып та кешелеклелек сыйфатларын саклап калып буласын исбатларга телим”.

Очрашуда Сергей Шаргунов балачагы һәм гаиләсе турында сөйләде. “Мин рухани гаиләсендә тудым. Бер яктан гаиләбез үзенчә советларга каршы иде, - дип сөйләде ул. – Икенче яктан, совет балаларына рухани баласы буларак көнчелек белән карый идем”.

Язучыдан дәүләт тарихына кереп калыр өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге турында сорадылар. “Мин хәрвакыт хәрәкәттә. Җавабы шул. Үз-үзеңә карата катгый булырга кирәк”, - диде язучы.

Казан “Свои” китабы тәкъдим ителгән икенче шәһәр булды (Мәскәүдән соң). “Әлеге китап – заман портреты, безнең чынбарлыкны теркәп калу омтылышы, - диде Сергей Шаргунов. – Бу китап безнең турында”.

Очрашу тәмамлангач, Сергей Шаргунов Аксенов музей-йорты экспозицияләре белән танышты.

Барлык яңалыклар