В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы вазифаларын башкарды
Фото: Денис Гордийко
Суд ТР прокурорының, ышанычны югалту сәбәпле, районнар администрациясе башлыгын эштән азат итүне таләп иткән дәгъвасын канәгатьләндерде.
Әлбәттә, бу бик җитди карар һәм ул Казан Башкарма комитеты өчен көтелмәгәнрәк булды.
Сергей Мироновны Башкарма комитет командасы уңай яктан гына белә. Унөч ел ул башта балалар һәм яшьләр эшләре комитетында, аннары Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә нәтиҗәле эшчәнлек алып барды. Халык белән эшләүнең яңа, заманча стандартларын булдырды, үз тирәсенә креатив һәм сәләтле команда туплады, районнарның инфраструктурасын яхшыртуда күп нәрсәгә иреште.
Әйтик, нәкъ менә Миронов йортларны капиталь ремонтлау мәсьәләсенә, аны биналарның эстетикасы һәм иминлеге белән бәйләп, якын килү форматын үзгәртте. Аның инициативасы белән ремонтланган «хрущевка»лар һәм «ленинградка»лар подъездларында Казанда беренче пыяла ишекләр урнаштырылды, йортларны буяуда яңа төсләр кулланылды, барлык коммуникацияләр чыбыкларны алыштыру мөмкинлеге булган бердәм лотокка җыелды. Болар барысы да яшәү мохите сыйфатының яңа стандартларына әверелде.
Районнарда ремонтланган һәр ишегалды халык өчен һәм күңел биреп эшләнгән, алар үз арт-объектлары, инклюзив мохите белән уникаль.
Сергей Мироновның турыдан-туры катнашында Юдиноның 100 еллыгын бәйрәм итү оештырылды. Әлеге вакыйга уңаеннан 20 меңнән артык кеше яшәгән поселокта йортлар, ишегаллары, юллар, социаль инфраструктура зур үзгәрешләр кичерде.
Аның җитәкчелегендә Киров һәм Мәскәү районнарында масштаблы юл эшләре уздырылды, мәктәпләр, балалар бакчалары төзелде, яшүсмерләр клублары һәм шәһәр яны лагерьлары ремонтланды. Салават Күпере проектына старт бирелгән көннән алып Сергей Миронов торак районны үстерүгә зур өлеш кертте, анда бүген 25 мең кеше яши.
Искәртеп узабыз, Казан Башкарма комитеты 2022 елда Сергей Миронов тарафыннан муниципаль хезмәттә хокук бозу очрагын ачыклады. Сүз аның фатирны арендага бирү рәвешендә хатынының керем чыганагын күрсәтмәве турында бара. Бу хәл керемнәр турында белешмә биргәннән соң гына ачыклану сәбәпле, керем чыганагы аның тарафыннан икенче елда күрсәтелде. Әлеге хата өчен Мироновка дисциплинар җәза билгеләнде.
Казан командасы һәркем өчен үрнәк булырга тиеш, шул исәптән без законнарны һичшиксез үтәү яклы. Әлеге вакыйга уңаеннан җитди нәтиҗәләр ясалачак һәм, киләчәктә мондый очракларның килеп чыгуын булдырмас өчен, тиешле барлык чаралар күреләчәк.
Казан Башкарма комитетының матбугат хезмәте