В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ил чемпионаты финалы «Россия» күргәзмәсендә РФнең 41 төбәгеннән 75 команданы берләштерде
Фото: Анатолий Медведь/фотохост-агентство РИА Новости
Укучыларны җиңүләре белән РФ президенты администрациясе башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко котлады. «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены финалының ил президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча оештырылган «Россия» күргәзмәсендә узуы очраклы түгел. Монда илебез горурланырлык казанышлар тупланган. Һәм сез, 120 мең катнашучы арасында иң-иңнәре, шулай ук безнең горурлыгыбыз», – диде ул.
Сергей Кириенко командалар арасында көндәшлекнең югары булуын билгеләп үтте. Чемпионатта 14 мең уку йортыннан 120 меңнән артык вәкил катнашкан. Алар өчен бөтен ил буйлап 21 уен оештырылган. Финал нәтиҗәләре буенча икенче урында – Пермьның «Муравейник» үзәге, өченчедә – Курганның математикадан өстәмә белем бирү үзәге һәм Мәскәүнең «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университеты лицее командалары.
Интеллектуаль турнир «Алдынгылар хәрәкәте» һәм Россиянең «Белем» җәмгыяте тарафыннан оештырылды.