В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Трансляция 30-нчы июньдә 12.30-да башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июнь). Татарстан туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстанда яңа туристик программалар, шулай ук тармакның коронавирус пандемиясе чорын ничек кичерүе хакында сөйләячәк. Социаль челтәрләрдә туры эфирда ул шулай ук республика халкы һәм кунаклары сорауларына җавап бирәчәк.
Трансляциягә Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә «ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрендә һәм YouTube платформасында кушылырга мөмкин булачак. Туры эфирны караган вакытта тамашачылар үз сорауларын бирә алачак. Трансляция барышында алар арасындагы иң популярларга Сергей Иванов җавап бирәчәк, калган мәсьәләләр буенча җаваплар дәүләт комитеты вәкилләреннән программа тәмамлангач киләчәк.
Трансляция 30-нчы июньдә 12.30-да башлана, дип хәбәр итә ТР туризм буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте.