Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.05.2019, 15:46

Казан спортчылары суга сикерү буенча Россия чемпионатында «көмеш» яулады

Ярышлар Казанның Су спорт төрләре сараенда 1-нче июньгә кадәр уза.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы май). Казан спортчылары Никита Шлейхер һәм Александр Белевцев суга сикерү буенча Россия чемпионатының көмеш призерлары булдылар. Ярышлар бу көннәрдә Казанның Су спорт төрләре сараенда уза.

Татарстан башкаласы вәкилләре ун метрлы каланчадан синхрон сикерүдә 428,88 балл тупладылар. Очколар саны буенча аларны бары тик гамәлдәге Европа чемпионнары Виктор Минибаев һәм Александр Бондарь гына узып киткән. Бронзага 413,07 балл белән чыгыш ясаган Роман Измайлов һәм Сергей Назин лаек булды.

Милли турнир Киевта узачак суга сикерү буенча Европа чемпионаты һәм Кванджуда (Көньяк Корея) үтәчәк су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты алдыннан сайлап алу туры булып тора. Татарстан башкаласында ярышлар 1-нче июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенең медиа департаменты.

Барлык яңалыклар

Казан спортчылары суга сикерү буенча Россия чемпионатында «көмеш» яулады

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы май). Казан спортчылары Никита Шлейхер һәм Александр Белевцев суга сикерү буенча Россия чемпионатының көмеш призерлары булдылар. Ярышлар бу көннәрдә Казанның Су спорт төрләре сараенда уза. </p> <p> Татарстан башкаласы вәкилләре ун метрлы каланчадан синхрон сикерүдә 428,88 балл тупладылар. Очколар саны буенча аларны бары тик гамәлдәге Европа чемпионнары Виктор Минибаев һәм Александр Бондарь гына узып киткән. Бронзага 413,07 балл белән чыгыш ясаган Роман Измайлов һәм Сергей Назин лаек булды. </p> <p> Милли турнир Киевта узачак суга сикерү буенча Европа чемпионаты һәм Кванджуда (Көньяк Корея) үтәчәк су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты алдыннан сайлап алу туры булып тора. Татарстан башкаласында ярышлар 1-нче июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенең медиа департаменты. </p>