Җиңел атлетика буенча Россия һәм Европа рекордсмены KZN.RU хәбәрчесенә БРИКС уеннарында катнашу мөмкинлеге, БДИга мөнәсәбәте турында сөйләде, шулай ук үзенең яраткан шәһәрен атады
Фото: Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе
Сез Европа һәм Россия рекордларын уздыра алдыгыз. Ярышларга ничек әзерләндегез?
Башта мин Екатеринбургта узган ярышларда 300 метрга йөгерүдә бөтенроссия рекорды куйдым. Ярышларга ныклап әзерләндек, дип әйтә алмыйм, аларга бер атна кала барып кайтырга тәкъдим ясадылар. Һәм мин анда тренерым Алексей Барышниковтан башка чыгыш ясадым. Берүзем киттем. Сүз уңаеннан, Екатеринбургта манеж салкын иде, шуңа да чыгыш ясау бераз уңайсызрак булды.
Бөтенроссия рекорды куйганыма башта ышанмадым. Аннары, билгеле, онытылмаслык хисләр кичердем. Сүз уңаеннан, Европа рекордын уздырганымны очраклы рәвештә белдем. Дистанцияне йөгереп килгәч, таблога карадым, анда нәтиҗә – 45,96 секунд. «Менә сиңа мә, Россия рекордын уздырганмын бит», – дип уйлаганымны хәтерлим. Соңрак миңа социаль челтәрләрдә моның әле Европа рекорды булуын да хәбәр иттеләр. Нәрсә әйтим? Болар җитди казанышлар, бик азлар гына мондый нәтиҗәләр белән мактана ала. Ә Россиядә Европа рекордлары күптән куелмаган. Шуңа күрә сүз белән аңлатып бирә алмаслык хисләр кичерәм! Безне халыкара стартларга үткәрмәүләре генә бик кызганыч.
Тренировкаларга вакыт күп китәме?
Без чынлыкта күп шөгыльләнмибез – атнага биш тапкыр, аннары ике көн ял һәм бу җитә, чөнки ял турында онытырга ярамый.
Уртача алсак, иң озын тренировка якынча 2,5 сәгать дәвам итә. Ярышлар сезоны барганда, атнага 10 сәгать шөгыльләнәбез. Ә төп әзерлек сезонында (аны шулай ук сезоннар арасы дип тә атыйлар) – уртача 20 сәгать тирәсе. Шуңа күрә, әйтик, күп төр ярышта катнашучы спортчылар белән чагыштырсак, безнең тренировкаларга вакыт азрак китә.
Әйе, нәтиҗәләр искиткеч. Ләкин сәбәбен төгәл генә әйтә алмыйм. Мөгаен, тренерның эшне дөрес оештыра белүендәдер. Тренер – бик зирәк кеше, чамадан тыш шөгыльләнергә юл куймый. Һәр эштә чама булырга тиеш, авыр тренировкалардан соң тернәкләнәсе дә озаграк.
Бездә күнекмәләр җиңел, чөнки киләчәктә олылар арасында уздырыла торган ярышларда да катнашасы бар. Тренер мине бик саклый. Үзем дә киләчәктә тренер булырга хыялланам, бу бик кызыклы һөнәр, күп җирләрдә булу мөмкинлеге бар.
Ә сез җиңел атлетика белән күптән шөгыльләнәсезме? Нигә нәкъ менә әлеге спорт төрен сайладыгыз?
Җиңел атлетика белән сигез яшьтән шөгыльләнәм, ләкин әлеге спортка чынлап торып 13 яшьтә килдем. Ни өчен нәкъ менә бу дисциплина? Чөнки әти-әнием үткәндә – җиңел атлетлар. Әти – бер тәүлек эчендә 100 километрга йөгерүдә Европа чемпионы. Әни – спринтер. Абыем академиядә белем ала, ул да кайчандыр йөгерә иде. Элек футбол белән шөгыльләндем, ләкин нәрсәдер барып чыкмады. Җиңел атлетика мине тулысынча канәгатьләндерә, һәм бу спорт төрендә мин үземне таптым.
Тренировкаларга йөрергә иренгән чаклар буламы? Ялкаулыкны ничек җиңәсез?
Спорт ул – дисциплина, шуңа күрә андый проблема юк. Мин күнегүләр ясарга һәрвакыт әзер: иртән дә, көндез дә, төнлә дә. Стартка чыгар алдыннан курку бар, адреналин һәм башка тойгылар. Дистанциягә чыккач, барысы да уза, кураж барлыкка килә.
Тренировкалар укуга комачауламыймы? Яраткан предметыгыз бармы?
Уку бераз авыррак бара, чөнки җыеннарда еш булырга туры килә, алар ярты елга кадәр сузылырга мөмкин. Нәтиҗәдә репетиторлар белән өйдә укуга күчтем. Хәзер 11 нче сыйныфта белем алам һәм ел ахырында математикадан, рус теленнән, биологиядән БДИ тапшырачакмын. Яраткан фәнем – биология. Ул миңа бик мавыктыргыч булып тоела. Киләчәктә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетына укырга керергә телим.
Өйдә белем алуга кайчан күчтегез?
Сигезенче сыйныфтан, актив күнегүләр башланганнан бирле. Өйдә белем алу җиңелрәк: сине беркем дә бернәрсә дә эшләргә мәҗбүр итми, барысы өчен дә үзең җаваплы. Мин мәктәптә куела торган билгеләргә һәрвакыт скептик мөнәсәбәттә булдым. Журналдагы билге өчен нигә шулкадәр тырышырга кирәклеген беркайчан аңламадым. Үз эгоңны канәгатьләндерү өченме?
Спорт белән бәйле нинди планнарыгыз бар?
Киләчәктә тренер булырга телим. Әлбәттә, киләчәк ярышларга кагылышлы планнарым бар. Ләкин бу, беләсезме, күбрәк хыял.
Ә БРИКС уеннары? Катнашачаксызмы?
Әлбәттә, әйе. Аларның Казанда узачагына икеләтә шатмын, гәрчә, бу аерым җаваплылык йөкләсә дә. Барысына да әзер булырга кирәк. Тагын бер проблема бар: мин быел БДИ тапшырам, соңгы имтихан 13 нче июньдә, ә Уеннар 15 нче июньдә башлана! Минем өчен бик киеренке вакыт булачак, әзерләнергә вакыт аз калачак. Ләкин барысын да яхшыга юрыйк.
Нәрсә өчен күбрәк борчыласыз: БДИ яки Уеннардагы чыгыш өченме?
Күбрәк БРИКС өчен. Бу минем тормышымда беренче халыкара старт булачак, шуңа күрә Уеннар имтиханнарга караганда дулкынландыргычрак. БДИ өчен, дөресен генә әйткәндә, бөтенләй борчылмыйм. Имтиханнарны белем күрсәткече, дип санамыйм. Минем өчен ул тормышның институтка керү белән бәйле бер этабы гына. Кемнәрдер тапшыра, кемдер тапшыра алмаска мөмкин. Борчылырга урын юк. Мин үз тормышымны уку белән түгел, ә спорт белән бәйләдем. Әлбәттә, уку да мөһим.
Буш вакытыгызда нәрсә белән шөгыльләнәсез?
Дуслар белән аралашам. Миңа компьютер уеннары да бик ошый, бу бөтен яшьләргә хас мавыгу. Китап укырга яратам. Укыган соңгы китабым – Стивен Кингның «Сияние» әсәре. Ә иң истә калганнары һәм яратканнары – Агата Кристиның Эркюль Пуаро турындагы романнары.
Ярышлар вакытында сез, мөгаен, күп кенә шәһәрләрдә булырга өлгергәнсездер. Арада аеруча яратканы бармы?
Әйе, күп шәһәрләрдә булганым бар, ләкин төгәл генә берсен дә хәтерләмим. Кайсы күбрәк ошаганын да әйтә алмыйм. Мөгаен, Чабаксардыр, чөнки анда стадион бик яхшы, һәм мин спорт мастеры өчен беренче дистанциямне шунда уздым. Аннары Екатеринбург – анда беренче тапкыр Россия рекорды куйдым.
Әмма күңелгә иң якын урын – Татарстан башкаласы. Мин үзем Казаннан түгел, Лаеш районының Державино авылында яшим. Үзәк стадион манежында еш булам, биредә тренировкалар уза. Дуслар белән Бауман урамында ял итәбез. Гомумән, шәһәр буйлап йөрибез. Казанны яратам: ул миңа бик якын.
Камилә Вилданова