Татарстанда махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә, шулай ук хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендә I һәм II төркем инвалид булган сугышчыларның туганнарына гуманитар ярдәм җибәрәчәкләр. Гомуми авырлыгы 383,5 тонна булган җыелмалар составына азык-төлек продуктлары һәм көнкүреш химиясе керәчәк.
Һәр комплектның күләме ярты елга исәпләнгән. Җыелмалар гаиләдәге әгъзалар саны буенча тапшырыла. Озатылучылар исемлегенә озак саклана торган азык-төлек продуктлары (тушенка, төрле ярмалар, макарон, шикәр, он, үсемлек мае, майонез, кетчуп һәм джем), шулай ук савыт-саба юу чаралары, кер юу һәм чистарту порошоклары, шампунь, каты һәм сыек сабын керә.
Акция «Нәфис» хәйрия фонды тарафыннан өченче мәртәбә уздырыла. Алар, кирәкле мәгълүмат алып, муниципалитет администрацияләре белән элемтәдә эшлиләр. Мәсәлән, гуманитар акциянең һәр этабы алдыннан ярдәм алу исемлекләре яңартыла.
Гуманитар йөкне җибәрү 23 февральдә узачак Ватанны саклаучылар көненә багышланган, дип хәбәр итә хәйрия фонды матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан һәлак булган МХО катнашучыларының гаиләләре 2024 ел башыннан «Нәфис» фонды тарафыннан аерым ярдәм ала. Һәр ярты ел саен алар төп азык-төлек продуктлары һәм көнкүреш химиясе белән тәэмин ителә. Узган елның уртасыннан гуманитар җыелмалар шулай ук I һәм II төркем инвалидлык алган сугышчыларга һәм аларның барлык гаилә әгъзаларына җибәрелә. 2024 ел дәвамында «Нәфис» фонды Татарстанда катнашучыларның гаиләләренә ярдәмгә 650 тонна тирәсе продукция җибәргән.