Әлеге максатларга 346 мең сумнан артык акча юнәлтелгән
Фото: Денис Гордийко
Яшәү, туклану, мәдәни программа һәм экскурсияләр белән өч көнлек ялны оештыруга 346,5 мең сум акча юнәлтелгән.
«Сосновый бор» шифаханәсенә Вологда өлкәсеннән махсус хәрби операция уздыру зонасында һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары гаиләләре әгъзалары килгән. Алар өчен юлламалар Эчке эшләр органнары ветераннарының гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсе үтенече белән алынган.
Исегезгә төшерәбез, «Нәфис» хәйрия фонды 2023 елның көзендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән төзелә. Фондның хәйрия акцияләрендә һәркем катнаша ала. Моның өчен bfnefis@yandex.ru электрон почтасы аша оешма вәкилләре белән элемтәгә керергә кирәк.