Быел 35 инвалид һәм хәрби хәрәкәт ветераннарына субсидия биреләчәк.
Фото: Торак сәясәте идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы апрель). Татарстан башкаласында Рамил һәм Равия Садыйковлар яңа фатир ачкычларын алды. Алар «Шәһәрлеләргә торак» программасы буенча бирелгән субсидия ярдәмендә торак шартларын яхшырта алганнар. Казан Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов ир белән хатынны өй туйлары белән котлады.
Февральдә Рамил Садыйковка, хәрби хезмәтне үткәннән соң инвалидлык алган өчен, 2,3 млн сум күләмендә субсидия бүлеп бирелә. Бу акчага гаилә Киров районында «Шәһәрлеләргә торак» муниципаль программасы буенча төзелгән йортта фатир сатып алырга карар кыла.
Ир белән хатын күп еллар Казан синтетик каучук заводында эшлиләр һәм 37 ел Лебедев урамындагы завод тулай торагында яшиләр. «Без 1986 елдан бирле завод янындагы тулай торакта яшибез. Анда балаларны үстердек, инде алар буйга җитеп, үзләре гаилә кордылар. Тиздән үз фатирыбызга күчәчәгебезгә ышанмып бетә алмыйбыз», – диде Равия Садыйкова.
Торак сәясәте идарәсе хәбәр иткәнчә, быел 35 инвалид һәм хәрби хәрәкәт ветераннарына торак шартларын яхшыртуга субсидия биреләчәк. Субсидия алган гаиләләрнең күбесе фатирларын «Шәһәрлеләргә торак» буенча базар бәясеннән 20% ка түбән бәягә сатып ала.