Мартта артистның иҗади мирасына багышланган даими экспозиция ачу планлаштырыла.
Фото: социалистик көнкүреш музее
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). РСФСРның халык артисты Николай Караченцовның гаиләсе Казан Социалистик көнкүреш музеена актерның гитарасын, аның кайбер шәхси әйберләрен һәм гаилә фотоларын тапшырган. Бу экспонатлар киләчәк даими экспозиция өчен нигез булачак.
Николай Петровичны Казан белән әнисенең, Янина Евгеньевнаның 50-нче елларда опера һәм балет театрында балетмейстер-куючы булып эшләве бәйли. Фамилиясе төрки чыгышлы актер үзе дә берничә тапкыр Татарстан башкаласында булган.
Социалистик көнкүреш музеенда хәбәр итүләренчә, танылган һәм яраткан актерның тол хатыны һәм улы белән уңышлы сөйләшүләрдән соң Казанда артистның сәхнә һәм сәхнәдән тыш тормышына багышланган даими экспозиция булдыру турында карар кабул ителгән.
Хәзер булачак экспозицияне монтажлау тәмамлана. Мартта аның тол хатыны, Россиянең атказанган артисткасы Людмила Поргина җитәкчелегендәге актерның гаилә вәкилләре Татарстан башкаласына киләчәк һәм аны ачуда катнашачак, дип планлаштырыла.