Бүләк уйнатуда барлыгы 24 меңнән артык татарстанлы катнашкан
Фото: Марат Мөгыйнов
Гомумән алганда, «Гаилә белән сайлыйбыз» конкурсының өченче көнендә автомобиль уйнатуда 24 306 татарстанлы катнашкан. Өч көн эчендә катнашучылар саны 72 068 гә җиткән.
Тавыш бирүнең өч көнендә дә Татарстан халкы арасында автомобиль уйнатылды. Бәйгедә катнашу өчен, сайлау участогында гаилә белән фотога төшеп, аны социаль челтәрләргә урнаштырырга кирәк иде.