Активистлар көненә 30 битлек җитештерәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 324-нче номерлы Казан балалар бакчасы тәрбиячесе Юлия Каранова һәм аның тормыш иптәше Артем микрорайон халкына, нигездә, коронавирс йоктыру куркынычы төркемендә булган өлкәннәргә бушлай битлекләр тарата. Активистлар көненә 30-лап битлек тегәләр.
Республикада үзизоляция режимы кертелгәч, тәрбияче Юлия Каранова тегүче квалификациясен үзләштерә - башта битлекләрне үзләре һәм танышлары өчен теккән булсалар, аннары җитештерүне киңәйтәләр - Дәрвишләр бистәсендәге өлкән кешеләр өчен тегә башлыйлар. «Ирем кибеткә баргач, өлкән яшьтәге кешеләрнең битлексез йөрүләрен күргән. Әбиләрнең берсе аңа, битлек даруханәләрдә дефицитта, дип зарланган», - дип сөйләде Ю.Каранова.
Битлекләрне ситсы һәм бәз тукымалардан тегәләр. Көнгә 30-га якын саклану чарасы җитештерәләр. «Үз эшчәнлегебез турында артык сөйләп йөрмибез - бистә буйлап йөрибез һәм әгәр олы яшьтәге кешенең битлексез баруын күрсәк, аны аңа бүләк итәбез», - дип билгеләде Ю.Каранова.
«Өлкән яшьтәге кешеләргә хәзер иң авыры - алар куркыныч яный торган төркемдә, шуңа күрә без аларны сакларга телибез дә. Безнең ярдәмнән әлегә кадәр беркем дә баш тартмады, барысы да рәхмәт белдерә һәм шатлана», - дип ассызыклады Ю.Каранова.