В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Лозовой-Ярцевларның шәҗәрә агачында 1,1 меңнән артык гаилә әгъзасы бар
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче май). Галиәсгар Камал исемендәге театрда «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр. Финалчылар өчлегенә Казаннан Лозовой-Ярцевлар гаиләсе керде. Катнашучылар жюрины ризык рецептлары һәм гаилә архивларында сакланган реликвияләр, традицияләр һәм легендалар белән таныштырдылар.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Лозовой-Ярцевлар гаиләсен Киров районының 81 нче мәктәбе директоры Антонина Ярцева тәкъдим иткән. Аларның гаиләсенең гомуми педагогик стажы 927 ел – бу балалар бакчалары тәрбиячеләре, өстәмә белем бирү педагоглары, укытучылар, көллият һәм югары уку йортлары укытучылары.
«Минем балачак хыялым бар иде – ата-бабаларымның тарихын өйрәнү. Һәм ул фестиваль ярдәмендә тормышка ашырыла.