В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәскәү һәм Вахитов районнарыннан ике гаилә призер булды
Фото: Марат Мөгыйнов
Конкурста катнашучылар традицион гаилә ризыклары һәм визит карточкасы, мәсәлән, бию, җыр яки театральләштерелгән спектакль тәкъдим итәләр. Гаиләләр шулай ук нәсел шәҗәрәсен әзерлиләр һәм династия тормышыннан кызыклы фактлар җиткерәләр.
Зона этабы нәтиҗәләре буенча икенче урынны Мәскәү районыннан Шаһиевлар гаиләсе алды, аларга 80 мең сумлык приз тапшырылды. Вахитов районыннан Исмәгыйлев – Абдуллин – Кәлимуллин – Гыйззәтуллиннар гаиләсе бронза һәм 60 мең сум акча алды. Шулай ук конкурста Киров районыннан Галәветдинов – Ибраһимовлар гаиләсе катнашты, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласы Башкарма комитетының муниципаль архив идарәсендә.
ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты башлыгы Гөлнара Габдрахманова жюри рәисе итеп билгеләнде. Чара кунаклары арасында Казан Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов та бар иде.
Исегезгә төшерәбез, «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивален ел саен ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты үткәрә. Конкурс буыннар арасындагы дәвамлылыкны саклауга, гаилә-туганлык бәйләнешләрен ныгытуга, үз нәселеңнең тарихын өйрәнүне стимуллаштыруга, милли традицияләрне торгызуга һәм гаилә иҗатына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Узган ел Казаннан Лозовой – Ярцевлар гаиләсе өч финалист арасына керде. Аларга бүләкне ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.