«Восток» лагеренда коррупциягә каршы тематикага багышланган уенда 12 команда катнашты.
Фото: Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август). «Восток» лагеренда ял итүче балалар «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уенында көч сынашты. Интеллектуаль ярышта 12 команда катнашты. Уенны җиде тапкыр Казан Мэры кубогына ия булган Роман Новиков үткәрде.
Уен башланыр алдыннан балаларны Казан Мэрының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча киңәшчесе Кыям Беляев һәм Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Дмитрий Козлов сәламләде һәм теләкләрен җиткерде.
Командада 8-10-нчы сыйныф укучыларыннан алтышар кеше иде. Уен ике турда узды: коррупциягә каршы тематикага кагылышлы 10 сорау бирелде. Җаваплар өстендә уйларга нәкъ бер минут бирелде. Фикер алышу тәмамлангач, уенчылар язма рәвештә җавап бирергә тиеш иде, ә алып баручы җавапның дөрес вариантын игълан итте.
Уенчылар белән беренче тур тәмамлангач, коррупциягә каршы көрәш чаралары турында әңгәмә үткәрелде. Балалар тормыштан мисаллар китерде һәм коррупция проблемасын ничек хәл итү мөмкин икәнлеге турында әйтте. Командаларның күпчелеге җәза чараларын катгыйландырырга һәм коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрен активрак яктыртырга тәкъдим итте.
Уенның икенче туры барышында катнашучылар арасында киеренке көрәш башланды. Җиңүгә бер үк санда балл җыйган биш команда дәгъва итте. Иң яхшы команданы өстәмә бирелгән сораулар нәтиҗәсендә билгеләделәр. Нәтиҗәдә Bona Fide командасы җиңде.
Уен тәмамлангач, җиңүчеләргә диплом һәм китап кибетенә бүләк сертификатлары тапшырылды, истәлекле фотосессия булды.
Уенда шулай ук ТР прокурорының хокукый яктан тәэмин итү буенча өлкән ярдәмчесе Ирина Петрова, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының юридик факультеты деканы Андрей Никитин, Казан Башкарма комитеты Аппаратының Контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсе башлыгы урынбасары – коррупциягә каршы эш бүлеге башлыгы Искәндәр Шакиров, Казан Башкарма комитеты Аппаратының Контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсенең коррупциягә каршы көрәш бүлеге баш белгече Чулпан Вахитова катнашты.