Ярдәм чарасы гариза биргәннән соң күрсәтеләчәк
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Казанда яшәүчеләрнең аерым категорияләренә бер мәртәбә 10 мең сум түләнәчәк. Тиешле карар муниципаль хокукый актларның челтәр басмасында басылып чыкты.
Ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган инвалид балалары булган гаиләләргә; балигъ булмаган балаларын тәрбияләүче I һәм II төркем инвалид ата-аналарга; балигъ булмаган балалары булган I һәм II төркем инвалид ата-аналарга; бер яки аннан да күбрәк балигъ булмаган инвалид балаларын тәрбияләүче ялгыз ата-аналарга ярдәм күрсәтеләчәк.
Түләү алу өчен гариза тутырырга һәм аны кирәкле документларның күчермәләре белән бергә яшәү урыны буенча район администрациясенә алып килергә кирәк. 10 декабрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Акча күчерү яки күчермәү турындагы карарны гаризалар кабул итү тәмамланганнан соң ун эш көне эчендә кабул итәчәкләр. Тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча танышырга була.