Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.08.2021, 15:44

Ел ахырына кадәр балалары булган гаиләләр ерак арага йөри торган поездларда ташламалы йөрүдән файдалана ала

Ата-аналарның яки законлы опекунның Россия буенча 18 яшькә кадәрге балалар белән уртак сәяхәте мәҗбүри шарт булып тора.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). Ел ахырына кадәр балалар белән гаиләләр ерак арага йөри торган поездларда ташламалы йөрүдән файдалана ала. РФ Хөкүмәтенең эчке туризмны үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә юнәлдерелгән 2011 елның 9-нчы июнендә кабул ителгән 875-нче номерлы карары нигезендә, ташламалы субсидияләнә торган тариф буенча билетларны бер яки берничә балалы гаиләләр сатып алырга мөмкин. Тариф билетның агымдагы бәясе һәм плацкарт вагонында маршрут буенча йөрү бәясенең 50%-ы арасындагы аерма буларак исәпләнә.

Уртача алганда купе вагонда йөрү бәясе 40%-ка кадәр кимиячәк. Поезд категориясенә һәм билет сатып алу срокларына бәйле төгәл исәп-хисап «Федераль пассажир компаниясе» АҖ кассаларында юл йөрү документын сатып алганда башкарыла. Шул ук вакытта ташлама сервис хезмәтләре комплексына кагылмый һәм башка ташламалар белән кушылмый, мәсәлән, гражданнарның билгеле бер категорияләренә юл документларын рәсмиләштергәндә, шулай ук хәрби һәм транспорт таләпләре, ФСС, ПФР, УСЗН буенча рәсмиләштергәндә.

Ташламалы тарифтан мөстәкыйль сәяхәтләр өчен дә, шулай ук төркем составында оештырылган турлар белән йөрү өчен дә файдаланырга мөмкин. Ташламалар бирүнең мәҗбүри шарты – 18 яшькә кадәрге балалар белән ата-аналарның яисә законлы опекунның Россия буенча уртак сәяхәте. Ташламалы тариф буенча билетларны Федераль пассажир компаниясенең ерак араларга йөрүче билет кассаларында гына туганлык дәрәҗәсен раслаучы документлар күрсәтеп алырга мөмкин. Ташламалы тариф буенча рәсмиләштерелгән файдаланылмаган юл документларын кире кайтару бөтен заказны кире кайтарганда гына мөмкин, дип хәбәр итә Горький тимер юллары Казан төбәге – «РЖД» ААҖ филиалы матбугат хезмәте.

Тулырак мәгълүматны «РЖД» ААҖ сайтында «Льгота» бүлегендә һәм кайнар линия телефоны аша алырга була: +7(800)775-00-00.

Барлык яңалыклар