Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә тематик чаралар узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июль). Киләсе ял көннәре Казанда 8-нче июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгесе астында узачак. Шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә гаилә кыйммәтләренә игътибар итәргә һәм иң якын кешеләр даирәсендә ялларны төрлеләндерергә мөмкинлек бирә торган активлыклар һәм конкурслар планлаштырылган.
«МамаПати» гаилә фестивале
6-нчы июль 11.00 сәгатьтә
Горький исемендәге паркта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «МамаПати» гаилә фестивале узачак. Мәйданда булачак һәм яшь ата-аналарны лекцияләр, семинарлөар, сәламәтлек, йөклелек, бала табу һәм балалар туклануы турында консультацияләр, балалар товарлары ярминкәсе көтә.
Шулай ук фестивальдә нәниләр өчен йөгереш һәм коляскалар парады да узачак, анда иң креатив ата-аналар һәм балалар үзләре бизәгән, гадәти булмаган «транспорт»ларын күрсәтәчәкләр. Балалар өчен фестивальдә уен зоналары, мастер-класслар һәм анимация каралган.
Фестивальгә керү бушлай, катнашу өчен фестиваль сайтында алдан язылырга кирәк. Гариза тутыручылар кызыклы биремнәрдән торган квест үтә һәм чараның партнерларыннан бүләкләр ала алачаклар. Фестиваль 19.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Этнографик кино куелышлары
6-нчы июль 19.00 сәгатьтә һәм 20.45 сәгатьтә
Казанның «Мир» кинотеатрында XIII Россия антрополог һәм этнологлары конгрессы кысаларында кино куелышлар сериясе тәмамлана. Шәһәр халкына һәм конгресста катнашучыларга Россия, Эстония, Германия һәм Таҗикстаннан Бурятия буддистларының, Себер шаманнарының, татар, мариларның, таҗик һәм башкортларның этник традицияләренә багышланган документаль фильмнар тәкъдим ителә.
Конгрессның соңгы көнендә, 6-нчы июльдә, 19.00 сәгатьтә Эстониянең «Мор Вось» картинасын күрсәтәчәкләр, ә 20.45 сәгатьтә «Татарстанның рухи чишмәләре» фильмы күрсәтеләчәк. Кино куелышына керү бушлай.
Иске Татар бистәсендә мультфильмнар
6-нчы июль көнне 20.30 сәгатьтә
Иске Татар бистәсендә ачык һавада кинотеатр эшләп килә. Бу шимбәдә Ш.Мәрҗани урамында урнашкан сәхнәдә «Печь» рестораны янында «Плюшевый монстр» мультфильмы күрсәтеләчәк.
Баскетбол буенча 3х3 Татарстан Республикасы чемпионаты
7-нче июль 9.00 сәгатьтә
Казанда 3х3 баскетбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узачак. Ярышлар мәйданчыклары Баскет-холл тирәсендә оештырылачак.
Җиңү өчен ир-атлар һәм хатын-кызлар, шулай ук 2001 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге егетләр һәм кызлар көч сынашачак. Яшәү урыны буенча Татарстан территориясендә теркәлгән һәркем чемпионатта катнаша ала. Гаризаларны сайтта, шулай ук «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «КазБас» баскетбол хәрәкәте төркемендә бирергә кирәк.
Хатха-йога буенча ачык дәрес
7-нче июль 10.00 сәгатьтә
Горки-Әмәт урманының Cube контейнер үзәгендәге «Нигезләрнең нигезе» киңлегендә хатха-йога буенча ачык дәрес узачак.
Дәрестә кунаклар дөрес суларга өйрәнәчәкләр, төп рәвешләр һәм аларның организмга файдалы йогынтысы турында мөһим мәгълүмат алачаклар.
Оештыручылар катнашучыларга уңайлы кием киеп, үз келәмнәре белән килергә кушалар. Дәрес ирекле иганә системасы буенча узачак. Тулырак мәгълүмат алу һәм дәрескә язылу өчен сылтама буенча узарга кирәк.
Бию фестивале
7-нче июль 16.00 сәгатьтә
Горький исемендәге паркта бию фестивале узачак. Профессиональ тренерлар һәм хореографлар шәһәр халкын латин, реггетон, Көнчыгыш биюе, контемпорри һәм башка юнәлешләр белән таныштырачак.
Ачык һавада Lady Dance, афро-бразилия капоэйра буенча мастер-класслар узачак. Моннан тыш, чирлидинг буенча КДАТУ җыелма командасы, Казанның әйдәп баручы музыка лейблы Baumana Riot һәм Black Rabbits рок-төркеме музыкантлары чыгышлары планлаштырылган. Бию бәйрәмендә шәһәрлеләр бүләкләр уйнатуда катнаша алачак.
Япониягә сәяхәтне мөстәкыйль оештыру буенча онлайн мастер-класс
7-нче июль 16.00 сәгатьтә
Горки-Әмәт урманының Cube контейнер үзәгендә «Өйрәнелмәгән Япония. Ни өчен Япониягә бүген бару яхшырак» дигән бушлай онлайн мастер-класс узачак. Тыңлаучылар мөстәкыйль сәяхәт итәргә куркудан ничек туктарга һәм Япониягә сәфәр мисалында мондый сәфәрне оештыру буенча 5 киңәш алачаклар.
«Черек күл» паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан бәйрәм
7-нче июль 17.00 сәгатьтә
7-нче июльдә, изге князьләр Петр һәм Февронияне искә алу көне алдыннан, Казан епархиясенең яшьләр бүлеге Татарстан башкаласында берничә бәйрәм чарасы уздырачак.
18.00 сәгатьтә «Черек күл» паркы амфитеатрында православие яшьләре әзерләгән бәйрәм концерты башлана. Программага җырлар, биюләр, театраль күренешләр һәм башка иҗади номерлар керде.
19.00 сәгатьтә гаилә, ана булу һәм балачакны яклау мәсьәләләре буенча епархия комиссиясе рәисе протоиерей Сергий Михайлов һәм бишектән үстерү педагогы, традицион хатын-кызлар мәдәнияте буенча курс авторы Анастасия Шишова биредә «Гаилә. Традицияләр һәм чынбарлык» темасына әңгәмә үткәрәчәк.
Балалар өчен кино куелышлары
7-нче июль 21.00 сәгатьтә
Июль аенда Казан сәүдә үзәкләренең берсендә бушлай кино күренешләре һәм мультфильмнар күрсәтелә. Якшәмбе көннәрендә биредә балалар өчен фильмнар күрсәтеләчәк. Цикл «Ноль плюс» фестивале белән берлектә гамәлгә ашырылачак.
7-нче июльдә балаларга «Летающий мальчик» һәм «Букашка, у которой не было имени» дигән кыска метражлы мультфильмнар, шулай ук «Падает вверх» фильмы күрсәтеләчәк.
Кино куелышлары пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 21.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча урнашкан сәүдә үзәге янындагы җәйге мәйданчыкта узачак: Җиңү Проспекты, 141. Урам кинотеатрына керү ирекле.
Кремль яр буенда ял көннәре
6-нчы июль 8.00 сәгатьтә һәм 7-нче июль 12.00 сәгатьтә
Шимбә көне Кремль яр буенда иртәнге 8.00 сәгатьтә пирста йогадан башланачак. Дәрескә сылтама буенча
язылырга мөмкин. Аннары 11.00 сәгатьтә воркаут-мәйданда кроссфит буенча күнегүләр узачак. 14.00 сәгатьтә үзәк аллеяда очлы үкчәләрдә йөгерү оештырылачак.
Кичкә таба, 17.00 сәгатьтә, яшь шәһәрлеләрне һәм туристларны балалар аллеясында «Папа Карло әкиятләре» әдәби кичәсендә көтәләр. Ә кичә гадәттәгечә биюләргә багышланачак. 18.00 сәгатьтә воркаут-зона янындагы мәйданчыкта West Coast Swing хәрәкәтләрен, ә сәнгать аллеясында – хип-хоп өйрәнәчәкләр. Пирста 19.00 сәгатьтә Adelinash & Remedy үз концерт программасын тәкъдим итәчәк. 20.00 сәгатьтә казанлылар биюләрен дәвам итәчәк, бу юлы – сальс һәм бачата.
Якшәмбе көнне 12.00 сәгатьтә сәнгать аллеясында шәһәрлеләрне ачык һавада «Рисуй, Казань» рәсем сәнгате дәресләренә кушылырга чакыралар. 18.00 сәгатьтә воркаут-мәйданчык янында хастл биюләре, ә 19.00 сәгатьтә сәнгать аллеясында линди-хоп башланачак. Шул ук вакытта сәнгать аллеясында электроскрипкада музыкант Сергей Чернов та чыгыш ясаячак. 20.00 сәгатьтә воркаут-мәйданчык янында шәһәрлеләр танго хәрәкәтләрен үзләштерәчәк.
«Казан - бәхетле гаиләләр шәһәре» бәйгесе
6-нчы июль 18.00 сәгатьтә һәм 7-нче июль 11.00 сәгатьтә
Татарстан башкаласында өченче тапкыр «Казан-бәхетле гаиләләр шәһәре» бәйгесе узачак.
6-нчы июль көнне 18.00 сәгатьтә А.Гайдар исемендәге Казан Яшьләр үзәгендә «Интеллектуаль гаилә» номинациясендә финалга чыгучылар билгеле булачак. Катнашучыларны дөнья халыкларының гаилә традицияләрен һәм Татарстан, шулай ук Россия тарихи династияләре тормышындагы фактларны белү буенча квиз көтә.
7-нче июль 11.00 сәгатьтә Химиклар мәдәният йорты янындагы «Сосновая роща» паркында «Күңелле стартлар» ярышлары нәтиҗәләре буенча «Спорт гаиләсе» номинациясендә финалистлар билгеләнәчәк.