Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.07.2025, 13:26

«Гаилә кызыклары»: иртәгә Казан Кремлендә Гавами урыннар ишегалдында клоунада жанрында спектакль узачак

Казанлыларга кечкенә гаиләнең гадәти булмаган тормышы турында спектакль тәкъдим итәчәкләр

Иртәгә, 8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә «Гаилә кызыклары» клоунадасы жанрында спектакль булачак. Спектакль казанлыларга төрле вакыйгалар белән тулган бер кечкенә гаиләнең гаҗәеп тормышы турында сөйләячәк.

«Гаилә кызыклары» спектаклен актер, клоун Руслан Риманас үз командасы белән тәкъдим итәчәк. Тамашачылар дүрт клоун торган спектакльдә танышу, мәхәббәт, туй һәм шаян балалар күрәчәк. Театраль хәрәкәт шаярулар, күңел ачулар һәм шатлыклар белән тулыландырачак, дип хәбәр итә Казан Кремленең матбугат хезмәте.

Театр тамашасында теләге булган һәркем катнаша ала. Кунакларны 18:30 да Казан Кремлендә Гавами урыннар ишегалдында көтәчәкләр. Керү ирекле.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда 1 июльдән 8 июльгә кадәр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә атнасы» уза. Бәйрәм кысаларында республика халкы төрле чараларда катнаша ала: ачык мәйданчыкларда концертлар, мастер-класслар, күргәзмәләр, викториналар, кинокүрсәтүләр, театраль тамашалар, спорт ярышлары, әдәби кичәләр һәм иҗат остаханәләре.

Барлык яңалыклар