Шәһәрдә яшәүчеләрне 22 февральдә бушлай чараларга чакыралар
Бу шимбәдә ТР башкаласының яшүсмерләр клубларында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бушлай чаралар сериясе узачак. Казанлыларны медальләр-магнит, күн брелок һәм шәм ясау буенча мастер-класслар, спорт активлыгы һәм башкалар көтә.
Барлык дәресләрне 22 февральдә үткәрәчәкләр. Алар 10:00 һәм 16:00 сәгатьләрдә планлаштырыла.
Чараларга түбәндәге клубларда килергә мөмкин:
Фоамираннан магнит-медаль әзерләү буенча мастер-класс – «Импульс» клубы (Айрат Арсланов ур., 11). Башлана – 10:00 сәгатьтә.
Спорт эстафеталары, команда уеннары һәм ярышлар – «Витамин» клубы (Гавриил Державин ур., 3к3). Чара 10:00 сәгатьтә башлана.
Күләмле открытка ясау буенча мастер-класс – «Юни» клубы (Горький шоссесы, 43/1). Теләүчеләрне 12:00 дә көтәләр.
Стринг арт техникасында төзү буенча мастер-класс – «Остаз» клубы (Химиклар ур., 19). Башлана – 12:00 сәгатьтә.
Скрапбукинг техникасында күләмле открытка ясау буенча мастер-класс – «Старт» клубы (Побежимов ур., 53). Яшьләрне 14:00 сәгатьтә көтәләр.
Патриотик символ белән ачкычлар өчен күн брелок әзерләү буенча мастер-класс – «Алтын куллар» клубы (Гарифьянов ур., 34). Чара 14:00 сәгатьтә башлана.
Квиллинг техникасында брелок булдыру буенча мастер-класс – «Модуль» клубы (Комиссар Габишев ур., 14а). Башлана 15:00 сәгатьтә.
Табигый балавыздан шәм ясау буенча мастер-класс – «Алга» клубы (Мәүлетов ур., 21). Башлана – 16: 00 да.
«Җиңү билгесе» тамгасын фетрдан ясау буенча мастер-класс – «Ник» клубы (Восстание ур., 59). Теләүчеләрне 16: 00 да көтәләр.
Дәресләрдә катнашу өчен теркәлү кирәк. Мастер-класслар «Бергә» проекты уздыра, дип хәбәр иттеләр «Үсмер» МБУ матбугат хезмәтендә.